Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Газ җиһазына субсидия кемнәргә бирелә?

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, шәхси йортларны газлаштыру һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу буенча факттагы чыгымнар күләмендә бер тапкыр бирелә торган субсидия түбәндәге гаиләләргә бирелә.

                                  Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II төркем инвалидларга, инвалид балалары булганнарга, күп балалы гаиләләргә, бер кешегә 10 000 сумнан кимрәк кереме булган аз керемле гаиләләргә (10 000 сумнан 19 000 сумга кадәр кереме булган гаиләләргә субсидия 
60 000 сумга кадәр).
                                  Субсидия бер йортка бер тапкыр бирелә.
                                  Исәп-хисапта түбәндәге чыгымнар исәпкә алына: җир участогы чикләре эчендә газлаштыру буенча проект һәм төзү-монтаж эшләре (газ кертү һәм йорт эчендәге газ челтәрләре урнаштыру), йорт эчендәге газ җиһазларын (һәр төрнең бер төреннән дә артык түгел) һәм газ исәпләү приборларын сатып алу.
Бер тапкыр бирелә торган субсидия турында гаризаны социаль яклау органына 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. 
Кирәкле документлар исемлеге: 2021 елның 21 апреленнән соң махсуслаштырылган оешма белән төзелгән йорт яны участогы эчендә газ үткәрү эшләрен башкаруга подряд килешүе; йорт яны участогы чикләре эчендә газ үткәрү буенча башкарылган эшләр акты; паспорт күчермәләрен кушып, йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алынган йорт участогы эчендә газ үткәрү буенча башкарылган эшләр өчен түләүне раслаучы документ; газ бүлү системасы объектын төзү белән тәмамланган объектны кабул итү акты яки тоташтыру (технологик тоташтыру) турында акт; күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән торак бинага хокук билгели торган документ; гариза бирүченең гаилә әгъзаларының шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә ризалыгы. 
                                  Газ җиһазларын сатып алуга бер тапкыр бирелә торган субсидия буенча мөрәҗәгать итүчеләр өстәмә керем турында документлар да тапшыралар.
                   Актаныш муниципаль районы матбугат үзәге рәсми сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы газ Яңалыклар Район яңалыклары Газификация Актаныш яңалыклары