Игътибардан читтә калмасыннар иде
1 декабрь көнне инвалидлар ункөнлегенә старт бирелде. Әлеге ункөнлек кысаларында районда нинди чаралар планлаштырыла? Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә нинди ярдәмнәр күрсәтелә? Гомумән, алар нинди сулыш белән яши? Район хакимияте бинасында узган чираттагы брифингта шушы сорауларга җавап эзләнде.
Сөйләшүгә авыл җирлеге башлыклары, җирлекләрдәге башлангыч инвалидлар оешмалары җитәкчеләре видеоэлемтә аша кушылды.
– Эшебезне чикләнү шартларында алып барырга мәҗбүрбез. Быел да игелек марафонын оештырачакбыз. Шуның ярдәмендә күп кенә инвалидларга ярдәм итә алачакбыз. Әмма инвалидлар ункөнлеге кысаларында гына түгел, ел дәвамында алар безнең җылы мөнәсәбәткә мохтаҗ. Без моны онытырга тиеш түгел. Ә инвалидлар декадасының төп максаты – табигать тарафыннан кимсетелгән райондашыбызга барып җитү. Формасы нинди булуы мәҗбүри түгел. Ләкин һәрберсенә игътибар, ихтирам күрсәтергә тиешбез, – диде район башлыгы Энгель Фәттахов.
Районда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән эш ел дәвамында алып барыла. Алар булдыра алганча тулы канлы тормыш белән яшәргә омтылалар. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева да
ассызыклады. Һәм үткәреләчәк чараларның исемлеге белән таныштырып чыкты.
Ә инвалидларның нинди сулыш белән яшәүләре хакында районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова таныштырды.
– Бүгенге көндә районда 2176 инвалид бар. Аларның 318е – I, 748е – II, 1110ы III төркем инвалид. Җирлектә 72 инвалид бала булып, аларның 7се урын өстендә генә. 72 инвалид баланың икесе әти тәрбиясендә генә яши. Ике бала онкология белән авырый. Ике бала опека гаиләсендә, 17 бала тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә.
Җирлекләрдә 28 башлангыч инвалидлар оешмасы булып, аларның җитәкчеләре үзләрендәге инвалидларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, проблемаларын хәл итүдә булышып эшли. Башлангыч инвалидлар оешмаларына җитәкчелек итәргә тәҗрибәле һәм халык арасында абруе булганнарны сайлап куялар. Алар үзләре дә инвалид һәм олы яшьтәләр. Шулай булуга карамастан, барысына да өлгерергә тырышалар. Халык белән
ныклап эшләр өчен коронавирус пандемиясе күпмедер аяк чала. Башка елларда республика күләмендә уздырылган ярышларда да катнаша, урыннар да ала идек. Быел курку нәтиҗәсендә андый ярышларга катнаша алмадык. Шулай булуга карамастан, инвалидларыбыз төрле дәвалау учреждениеләрендә булып, шунда үткәрелгән ярышларда катнашып, урыннар алдылар.
Инвалидлыкны берәү дә сорап алмый. Язмыш шулай кыерсыткач, без аларга булдыра алган кадәр ярдәм итәргә бурычлы. Алардан күбрәк хуҗалык эшләре буенча сораулар керә. Без аларны җирлек җитәкчеләре белән берлектә хәл итәргә тырышабыз. Сезгә шундый ике мисалны китерәсем килә. Түке җирлегендә бер инвалидны йортлы, Пучы авылындагы бер инвалидны сулы иттек. Шундый кешеләргә без ярдәм итмәсәк, кем ярдәм итәр? Җирлектәге җитәкчеләр аеруча авыр хәлдә калган инвалидларны күреп, ярдәм итсәләр иде.
Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗәхмәтова инвалидларны сәламәтлекләрен тернәкләндерү үзәкләренә җибәрү буенча таныштырды.
– Агымдагы елда 24 бала һәм 43 өлкән яшьтәге инвалид шундый үзәкләрдә булып, дәвалану алды. Инвалидлар һәр елны тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтлекләрен ныгыта алалар. Моның өчен безнең социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризалары нигезендә аларны чиратка куеп, ел дәвамында үзләренә уңайлы вакытта тернәкләндерү үзәкләренә җибәрә алабыз.
Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 5 нче бүлекчәсе аша 2056 инвалидка ун айда 9 миллион 61 мең сумлык субсидия, ташлама билгеләнде. Бу субсидия-ташлама инвалидның үз өлешенә норматив кысаларында түләнә.
Район социаль иминият фонды бүлекчәсенең баш белгече Гөлнара Хөсәенова инвалидларга бирелүче юлламалар һәм техник ярдәмнәр турында
таныштырды.
– Безнең оешма аша да инвалидларга шифаханәләргә дәвалануга бару өчен юлламалар бирелә. Быел шундый 82 кешегә юллама бирелде. Шуның икесе – балаларга. 228 кеше юллама көтеп чиратта тора. Шуның 10сы – балалар. Хәзер дәвалану үзәкләре куар код сорыйлар. Шулай булгач, алдан ук аны булдырып кую зарур.
Памперслар 2022 елның март аена кадәр таратып куелды. Быел 158 гариза керде. Аларга вакытында ярдәм күрсәтелә.
Район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров барлык инвалидларга да ЕДВ, пенсияләр түләнүен бәян итте. Һәм мошенникларның төрле мәкерле кармакларыннан сак булырга киңәш итте.
– Авыл җирлекләрендә бик авыр хәлдәге инвалидлар бар. Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров шундый инвалидларның гаризаларын безгә электрон форматта җибәрә башлады. Шушындый үрнәкләр күбрәк булса, инвалидларга зур ярдәм булыр иде.
Районның игелек үзәге җитәкчесе Дәния Касыймова:
– Игелек үзәге комплекслы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә 287 кеше социаль ярдәм ала. Аларның 103е физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар. 24 кешегә – I, 43 кешегә – II, 36 кешегә III төркем инвалидлык билгеләнгән. Аларга 52 социаль хезмәткәр хезмәт күрсәтә. Агымдагы елның 15 июненнән район җирлегендә “Демография” милли проекты кысаларында “Өлкән буын” федераль проекты тормышка ашырыла башлаган иде. Аның асылы аз хәрәкәтләнүче һәм урын өстендә ятучы гражданнарга күбрәк вакыт сарыф итеп, карау, тәрбияләү. Шушы проект кысаларында 60 кеше озак карау системасына кертелеп, аларга типлаштыру уздырылды. Типлаштыру гражданнарның карауга ни дәрәҗәдә мохтаҗ булуын билгеләү булып тора. Аның нәтиҗәсеннән чыгып, 37 инвалид – 1, 19 инвалид – 2, дүрт кеше 3 дәрәҗә карау төркеменә кертелде. Төркем дәрәҗәсенә карап, инвалидларга тәрбияләп карау хезмәтләре билгеләнде.
Милли проект кысаларында игелек үзәге базасында махсус җиһазлар кайтарылып, тернәкләндерү һәм тәрбияләп карау мәктәбе эшләп китте. Бу мәктәптә урын өстенә калып, башка кеше каравына мохтаҗ булганнарны караучылар: туганнары, сиделкалар, социаль хезмәткәрләр белем ала. Мәктәп эшли башлаганнан алып, 180 кеше тәрбияләп карауга өйрәнде.
Үзәкнең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе аша район җирлегендә яшәүче 30 инвалид балага социаль хезмәт күрсәтелә. Аларның 4се урын өстендә ятучы балалар. Бүлекчәнең белгечләре, психологы, социаль педагоглары аларның йортларына чыга. Хезмәт төрләре булып, социаль педагогик, социаль психологик, социаль медицина, хокукый ярдәм күрсәтү булып тора. Инвалид балаларның ата-аналарына документ тутыруда ярдәм, дәүләт учреждениеләренә озатып кую да каралган. Шулай ук хезмәт кабинетларында хезмәт, бакчачылык, компьютер белеменә өйрәнергә дә мөмкин. Хәйриячеләрдән инвалид балаларга һәм авыр гаиләләргә атап, бүлекчәгә китерелгән ярдәмнәр адреслы тапшырыла.
Игелек үзәге белән килешү төзегән волонтер отрядлары яшәү урыны буенча инвалид балаларга баралар.
Агымдагы елдан гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә интеллектуаль үсеше тоткарланган балигъ булган гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү өчен көндезге төркем эшли башлады. Анда 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге 9 мөмкинлеге чикләнгән граждан йөри. Әлеге төр хезмәт күрсәтү мондый язмышка дучар булганнарга коммуникабельлелекне ягъни аралашу сәләтен арттырырга, күңел күтәренкелелеген булдырырга һәм аларны озатып килүчеләргә вакытны үз максатларында файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә.
Райондашларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: тирә-яктагыларга, туганнарга, күршеләргә, гомумән юлыбызда очраган ярдәмгә һәм карауга мохтаҗ булганнарга игътибарлы булуларын, андыйлар хакында безгә хәбәр итүләрен сорар идем.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар үзләрен кимсетелгән итеп хис итмәсеннәр иде. Чөнки инвалидлыкны берәү дә сорап алмый. Шулай булгач, без көчебездән килгән кадәр аларга ярдәм итсәк, үзебезнең игътибарыбызны кызганмасак иде.
Айдар Хәев, район үзәк хастаханәсе баш табибы:
– Урын өстендә яткан инвалидларның өйләренә чыгып, аларның һәрберсенең халәтен карап, кирәкле медицина киңәшләрен биреп, ташламалы даруларын язып, кирәк булган очракта медицина стационарына җибәрүне күздә тотабыз. Участок табиблары урын өстендә ятучы 313 гражданның өендә булачаклар. Мөмкинлекләре
чикләнгән гражданнар өчен Актаныш үзәк хастаханәсендә, Пучы участок хастаханәсендә резерв урыннар булдырылган. Анда ятып, үзләренең сәламәтлекләрен ныгыту өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Пучы картлар йортында тәрбияләнүче инвалидларга алдан ук медицина күзәтүе үткәрелде.
Районда 1000нән артык социаль пакеттан баш тартучы бар. Алар белән даими эш алып барабыз. Әмма бик кыйммәтле даруларга мохтаҗ инвалидлар бар. Чирнең
кайчан көчәеп китүен беркем дә белә алмый. Авыргач кыйммәтле дарулар кирәк була. Шуның өчен без акчага кызыгып, социаль пакеттан баш тартмауларын сорар идек.
Назиф Салихов, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе:
– Районда эш көчендәге 699 инвалид бар. Шуларның 205е эш белән тәэмин ителгән. Быел 95 инвалид хуҗалыклар һәм оешмаларга эшкә урнаштырылды. Безнең оешмага мөрәҗәгать иткән 6 инвалидның
4 се эш белән тәэмин ителде. 8 ноябрь көнне алар өчен вакансияләр ярминкәсе уздырабыз. Ул көнне дә безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Брифинг барышында Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров үз җирлекләрендә инвалидлар белән алып барылган эшчәнлек белән
таныштырды.
Актанышбаш авыл җирлеге башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Алсу Арсланова, Усы авыл җирлеге башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фиразия Хөббетдинова җирлектәге инвалидлар белән нәтиҗәле эш алып барганнары өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев