Актаныш

Илнур – “Тархан” бәйгесе җиңүчесе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән Казан дәүләт федераль университеты IX–XI сыйныф укучылары өчен “Тархан” тарихи-мәдәни бәйгесе үткәрде.

Анда абсолют җиңүче булган укучы КФУга имтихансыз гына кабул ителә. Әлеге бәхет Актанышның 2 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Илнур Әмирхановка елмайды. 
Сер түгел, укучыларда  тарих фәненә карата кызыксыну уяту хәзерге заманда бик җиңелләрдән түгел. Ә Илнурның кызыксынуы балачагына ук барып  тоташа. 
– Тарихка мәхәббәтне дәү әни уятты. Ул Спасс районы Рәҗәп авылыннан. Болгарга якын. Миңа авыл турында төрле риваятьләр, бәетләр сөйли иде. 
– Әлеге бәйге хакында кайдан ишеттең?
– Татарстан тарихы фәне буенча республика олимпиадасына баргач, хәбәр иттеләр. Шуннан кайткач, кызыксынуым артты һәм катнашып карарга булдым. Конкурска Татарстан һәм төрки халыклар тарихы буенча әзерләндем. Ибн-Фадлан китабыннан күп мәгълүмат алдым. Анда  Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы турында да чыганаклар күп.
– Бәйгенең төп шарты нәрсә иде?
– Үзеңнең кыюлыгыңны, акылыңны, тәҗрибәңне күрсәтергә кирәк иде. 
– 8 нче сыйныф укучысы өчен 10-11 нче сыйныф материалларын үзләштерү авыр булмадымы? Ник дигәндә, бәйге 9-11 нче сыйныф укучылары өчен уздырылды бит.
– Тарих белән кечкенәдән кызыксынгач, югары сыйныф материалларын да үзләштердем. Миңа әтиемнең дә ярдәме зур булды. Җиңүемдә дә аның өлеше зур. 
Инсаф Әмирханов, Актанышның 2 нче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:
– “Тархан” конкурсы зур әһәмияткә ия бәйге булды. Чөнки ул татар, төрки халыкларының тарихы, мәдәниятенә багышланган иде. Әлеге бәйгедә 260тан артыграк укучы катнашкан иде. Беренче этабы дистанцион, калганы  телевизион-көндезге формада узды. Бәйге дүрт өлештән торды. Һәр этапта катнашучылар төшеп калып барды. Телевизион өлешкә Актанышның 1 нче урта, 2 нче урта мәктәбеннән, гимназия-интернаттан  6 укучы үткән иде. Ярым финалга Зилия белән Илнур чыкты. Зилия, кызганычка каршы, финалга үтә алмады. Катнашучылар бик көчле иде. Казанның Иннополис шәһәреннән, Яшел Үзәннән, Чаллыдан укучылар бар иде. 
– Финалда авыр булдымы?
–  Бик катлаулы булды. Чөнки нинди биремнәр буласы алдан әйтелмәде. Археология институтыннан алып киленгән  борынгы казылмаларның кайсы 
гасырда эшләнгәнен, ничек кулланганын белергә кирәк иде. Милли 
китапханәдән алып килгән элеккеге татар графикасы, кириллица, латин графикасы белән язылган газета-журналларны ничәнче гасырда басылганын, редакторы кем булганын белергә кирәк иде. Революциядән соң татар халкы иммиграциягә киткән. Шуның кайберсе Кытайда да яшәгән. Алар өчен дә газета чыгарганнар. Аны да биремдә белергә кирәк иде. Соңыннан жирәбә буенча эләккән темага өч минут эчендә әзерләнеп, чыгыш ясарга кирәк иде. 
– Әлеге бәйге кирәк иде дип исәплисезме?
– Әлбәттә. Чөнки тарих белән кызыксынмый булдыра алмыйбыз. Тарих ул – сәясәт. Сәясәт һәрберебезгә дә кагыла. 
– Укучыларга тарихны өйрәтү өчен материаллар җитәме?
– Безнең мәктәп китапханәсе бик бай. Район китапханәсендә дә китаплар бик күп. Ибн-Фадлан, Эдуард Фуксның татарлар турындагы китапларын шуннан алдык. Хәзер интернеттан да күп әйбер табарга була. Милли музейның сайтына керергә була. Казанда яшәүчеләргә бу яктан җиңелрәк. Алар милли музейга кереп, археология чыганакларын карый алалар. Без инде район музеенда булган чыганакларны файдаландык. 
– Сез тарих укытучысы гына түгел, Илнурның әтисе дә бит. Улыгызның  тарих белән кызыксынуы сөендерәме?
– Әлбәттә. Ул тарих фәненнән олимпиадаларда да урыннар ала. Фәнни-гамәли конференияләрдә дә алдынгы урыннары бар. Әйтәм бит, кеше тарих белән кызыксынырга тиеш.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: