Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Иске Айман яңарыш кичерә

Иске Айман җирлегендә халыктан җыелган үзара салымга олы йөрәкле иганәчеләр ярдәме дә килеп кушылган. Шуның аркасында авыл кешеләренә бетоннан ясалган сукмактан йөрү насыйп хәзер. Әлеге үрнәк тәҗрибәне җирлек башлыклары катнашында үткәрелгән район семинарында күрергә туры килде.

Искеайманлылар зур суммада акчалата булышкан якташларына рәхмәт укып туя алмыйлар. Мондый хәйриячеләр һәрбер җирлектә дә юк, билгеле. Сүз миллионнар турында бара. Әмма иң кызыгы шунда: зират коймасын сыйфатлы итеп ясаттырган, балаларга заманча уен мәйданчыгы бүләк иткән, җәяү йөрүчеләрне сөендергән әлеге ихлас йөрәкле кеше үзенең исем-фамилиясен әйтергә теләмәүче игелекле зат булып чыкты. Без, әлбәттә, белдек аның кем икәнен, ләкин теләгенә каршы килергә ярамый. Күңел халәте белән хисаплашырга кирәк. Аллаһы Тәгалә изгелекләренә күрә савапларны бихисап арттырсын. Шундыйлар арабызда тагын да күбәйсен иде.

Акча булу – мәсьәләнең бер ягы гына, аны дөрес итеп куллансаң гына уңышка ирешәсең. Җирлекнең бөтен проблемаларын өйрәнеп, шул акчаны максатчан файдалануда авыл башлыгының зур хезмәте ята. “Марсель Равил улы һәрнәрсәнең төбенә кадәр үтеп кереп, үзенең карашы булып, халык белән дә фикерләшеп, матур итеп эш оештыра”, – диелде район җитәкчелеге тарафыннан.

Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова: 

– Районыбызда, читтә яшәүче якташларыбыз арасында акчалы егетләр бар алар. “Кешедән теләнеп йөрисе килми”, – дигән җитәкчеләр дә юк түгел. Ләкин авыл башлыгы үзенә дип теләнми. Халык өчен кирәк. Үзеңне түбәнсетмичә генә, авыл мәнфәгатьләрен кайгыртып сорый белү дә – зур осталык. Аллага шөкер, олы йөрәкле егетләребез күп, алар белән хезмәттәшлекне ныгытыйк. Авылларыбызны яшәтәсе, матурлыйсы иде. Кемдер шушы матур үрнәкне күреп, без дә шулай эшлик әле, дип хуплаучылар да табылмый калмас, – диде. 

Аңлашылганча, Иске Айман җирлеге җитәкчесенең планнары зурдан. Чүп үләннәре басып, чытырманга әверелгән зур гына территорияне чистартып, ике урамны тоташтыручы ике басманы яңартудан, тротуар салудан башланган эш куандыра. Хуҗалык та булышкан. 
Элеккеге, хәрабә хәлендәге иске мәктәпне сүткәннәр. Территориясе ташландык урынга әйләнгән, аны җыештырганнар. Хәзер инде шушы җирдә алма бакчасы ясарга ниятлиләр. 

– Исеме генә алма бакчасы, ә җисеме гөлбакча булырга тиеш. Груша, чия кебек җимеш бирүче агачлар утыртып, һәрберсенә хуҗа беркетеп, карап үстерергә телибез. Бәлки әле шушы тирәлектә сабантуй урыны яки парк ясарбыз, – диде Марсель Әхмәтханов, якты уйларга бирелеп.  
Иске Айман 4 урамнан тора: Әхәтов, Мәҗитов, Шәрипов һәм Яңа урам. 2 зираты бар. Мәҗитов белән Шәрипов урамнарын тоташтыручы басма, бетоннан тротуар, чыннан да, галошларны түфлигә алыштырырлык хәл. Гап-гади авылда, урам уртасында да түгел әле, ә бакчалар артындагы инеш буенда, яланлыкта. 

Марсель Әхмәтхановны җирлек башлыгы итеп сайлаганда халык, иң әүвәл, шушы проблеманы күтәреп чыккан. Мәктәп укучыларына, эшкә баручыларга кыен, үтеп булмый дип зарланулары да юкка түгел. Тирә-ягын алабута, тигәнәк, кычыткан, корыган кура басып, чытырманлыкка әверелгән җирдә йөрү бер дә җиңел булмагандыр. Җитмәсә, такталары сынып, 
басмасы да җимерелеп беткән. Ярдәмчеләр табып, Марсель Равил улы авыл җирлеге башлыгы буларак иң беренче эшен шушы басманы ясаудан башлаган. 

– Беренче елны бульдозер белән эттереп, быелгы язда шушы урынны тагын чистартып, тротуарларны эшләдек. Басманы ике урында ясарга уйладык. Икенчесе дә төзелеп бетү стадиясендә. 400 метр арада 12 багана утыртылды, сукмак яктыртылды. Төнлә ут яна. Өлкән яшьтәге көр күңелле бабайлар үтенече белән чаңгы трассасы ясарга да уйлыйбыз, –  диде ул. 

– Халыкның бөтенесе дә, 100 процент, өмәдә катнашмый. Төрле фикерле кешеләр бардыр. Тискәре карашлылары да юк түгел. Бушка эшләүгә кайберәүләр каршы. Әмма тырышканда изге эштә теләктәшләр табыла ул. Кешенең шатлыгын уртаклаша белергә кирәк. Иске Айманда да зур гына территория 
чистартылган, әле эшлиселәре дә күп. Халык бирегә килеп, ял итеп, үзенә рухи азык алып китә торган, күңелендә матурлык уята торган урын булырына ышанасы килә. Әлеге темпта барганда, якты максатка ирешергә бернәрсә дә комаучауламас. Шушы үрнәкне яңа гына эшли башлаган авыл башлыклары да үзләренә өлге итеп алсыннар иде, – диде Рәйхан Галимҗанова. 

Бер матурлык икенчесен тудыра. Тигәнәк үсеп утырган урыннар чистартыла башлагач, шул тирәдә яшәүчеләр бәрәңге бакчалары артына да профнастилдан койма тотып, тирә-якның ямьләнүенә сөенүен белдергәннәр. 

Авылның йөзе зиратыннан күренә 

Соңгы елларда авыллардагы зиратларда сизелерлек төстә тәртип урнаштырыла башлады. Коймалары яңартыла, кечкенә өйләре, чүп контейнерлары барлыкка килә, юллары ныгытыла, чытырманлыкка әйләнгән агач-куралардан арындырыла. Авыл башлыклары семинарлар вакытында нәкъ менә зират һәм мәчет янында җыелып тәҗрибә уртаклашуны гадәткә кертеп җибәрделәр. 

Иске Айман авылы зиратында да, үзара салым акчасыннан тыш, иганәчеләр ярдәмендә саллы эшләр башкарылган. Шушы җирлектә туып-үскән бер бабайның балалары, оныклары булышты, диләр. Казанда яшәүче шул якташларының матди ярдәме аркасында, зиратны зурайтып, сыйфатлы чималдан койма тотканнар. Зират кагыйдәләрен язып элгәннәр. Җыйнак, әмма бик күркәм кыяфәттә кирпечтән зират йорты төзелгән.

Чүп контейнеры үзара салым акчасына алынган. Аның янында гына өсте ачык, биек, калай тимер мич тора. “Янгын сүндерүчеләргә хәбәр итеп, янучан чүп-чарны шунда яндырабыз. Янмый торганны контейнерга салып түгәбез”, – дип аңлаттылар. Бу – безнең җирлек өчен яңалык. “Чүп-чарны яндыру өчен мондый мичне башка авыл зиратларында да ясарга буладыр, тик МЧС белән алдан килешергә кирәк”, – дигән фикерне дә ишетергә туры килде. 

Иске Аймандагы кебек, Колын авылында да зиратлар икәү. Тик берсе ташландык хәлдә, аны тәртипкә китерү буенча эш башланып киткән, ярты юлда тукталып калмас дип ышанабыз. Яңасына эш кораллары, кирәк-ярак саклар өчен өй салынган. Ә Чиялектә үзара салым акчасына сугышта һәлак булганнарга багышлап истәлек урыны калкып чыккан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев