Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Ислам дине турында күргәзмә

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми кабул ителүгә 1100 ел. Шул уңайдан Теләкәй авылы китапханәчесе Фәнҗия Әхиярова китап күргәзмәсе әзерләде.

                         Күргәзмәдә урын алган китаплар белән танышып, тарихи вакыйга турында киң мәгълүмат алырга мөмкин. “Изге Болгар” дигән җыентыкларны күреп була. Ислам дине турындагы укыту әсбаплары, һәркемгә таныш “Гыйбәдәти исламия”, “Һәфтияк шәриф”, Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәре зикер ителгән “Исме Әгъзам” китаплары белән беррәттән, әдәп-әхлакка өндәгән матур әдәбиятка да урын бирелгән.
Ислам динен, иң беренче булып, Болгар җиренә Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в. тарафыннан җибәрелгән 3 сәхәбә алып килә. Аларның безнең җирлеккә аяк басулары, танышуларын мавыктыргыч төстә сурәтләгән “Ибн Фазланның сәяхәте” дигән китапны укырга тәкъдим ителә. Әлеге тема белән кызыксынучыларга бик кызыклы, бай мәгълүмат алырга мөмкин. Китапның урыны – күргәзмәнең төп өлешендә. 

         Коръән яхшылыкка өнди
                         “Күңел кыйбласы” дигән аерым күргәзмә Изге Коръән китабына багышланды. Китапханәче анда: “Олыларга хөрмәт, кечеләргә шәфкать күрсәтү – Коръәннең, иманның нигезе. Олы – кечене, кече олыны белеп, гореф-гадәтләрне саклап яшәү – заманыбызның катгый таләбе” дигән канатлы сүзләрне язып куйган. 
Коръән әдәп-әхлакка чакыра, күркәм холык тәрбияләргә өнди, яхшы белән яманны аерырга өйрәтә.  

         Теләкәй китапханәсе тарихы 
                         1928-1929 елда Теләкәйдә аерым клуб булмый. 1930 елда манарасын сүткәннән соң, мәчет бинасы иртәнге якта – мәктәп, кичен клуб ролен үти. 
1932-1933 елда Фарсал байның ике йортыннан клуб төзелә. Бу клубта уку бүлмәсе дә була. Анда Мәликә Гыйниятуллина эшли.
Бөек Ватан сугышы чорында клуб эшчәнлеге бөтенләй туктатыла.
1953 елда Теләкәй клубы авыл клубы дип үзгәртелә, клуб мөдире итеп Әдибә Хәйбрахманова билгеләнә. 1958 елда клуб бинасында китапханә дә ачыла. Китапханә белән дә ул җитәкчелек итә. Ул вакытта китап саны 400 данәгә якын була.
1966 елда яңа клуб төзелә. Китапханә шунда урнаша.
1986 елдан Теләкәй авыл китапханәсен Фәнзия Әхиярова җитәкли. Аның китапханәче булып эшли башлавына – 35 ел.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Актаныш яңалыклары Дин Әхлак Гыйлем Мәдәният Рухият Татарстан Республикасы