Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

“Караңгыда күрен!”

Алар тәрбиячеләре белән бергәләп бакча каршына плакатлар тотып чыктылар. Яктылык кайтаручы элементлар турында шигырьләр сөйләделәр.

ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева балаларга яктылык кайтаручы элементлар ни өчен кирәклеген тагын бер тапкыр исләренә төшерде. Балаларга фликерлар бүләк итте. 
Шуларны кулларына алган нәниләр тәрбиячеләре белән бергәләп юл аша да чыгып карадылар. Кайту белән әниләренә аны киемнәренә беркеттереп куячакбыз дип сөенделәр. 
Һәр әти-әни өчен баласы кадерле. Юл – транспорт һәлакәтләрендә балалар гомере өзелү аеруча аяныч. 
Агымдагы елның гыйнвар аенда 
республикада барысы  241 юл-транспорт һәлакәте булып, шуларның 29ы балалар катнашында теркәлгән. 
– Җәяүлеләр гаебе белән 23 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 5 җәяүленең гомере өзелде, шуларның 2се – балалар, –  ди Лена Фазлиева.
– Безнең район территориясендә булган очракка тукталсак...
– Әйтик, 19 гыйнвар көнне Мари Суыксуы авылында 1963 елгы “Шевроле Нива” автомобиле йөртүчесе, кич юл уртасыннан хәрәкәт итүче 1983 елгы җәяүлене бәрдерә. Әлеге гражданка юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.1 пунктын боза, өс киемнәрендә яктылыкны кайтаручы элементлар да булмый, җәяүле төрле тән җәрәхәтләре ала. 
– Кечкенә генә булса да, яктылык кайтаручы элементлар гомерне дә саклап калырга сәләтле,  димәк. 
– Әлбәттә. Җәяүлеләр – юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң якланмаган категориясе. Шуңа күрә өстәмә куркынычсызлык чаралары турында кайгыртырга кирәк. Киемнәрдә яктылык кайтаручы элементларны мәҗбүри кулланган илләрдә юлларда травматизм 6-8 тапкыр кимегән. Фликер – җәяүлене ерактан күрсәтә торган ялтыравыклы значок кына түгел. Ул кешене сак булырга өндәүче элемент. 
– Кайвакыт киемнең төсе дә мөһим роль уйный диләр...
– Сүз дә юк, шулай. Ата-аналарга балаларыгызга да, үзегезгә дә яктырак төстәге киемнәр сайласагыз яхшырак булыр диясе килә. Караңгы өс киемнәре ерактан күренмиләр диярлек, бигрәк тә болытлы, начар һава торышы вакытында. Транспорт белән җәяүлеләрне бәрдерүнең күпчелеге нәкъ менә шундый җәяүле гамәлләре аркасында килеп чыга да. 
– Яктылык кайтаручы элементлар булган кием кию закон тарафыннан мәҗбүр ителәме?
– 2015 елның 1 июленнән, юл хәрәкәте кагыйдәсенә үзгәрешләр кертелде. Торак пункттан тыш юл читеннән караңгы вакытта юлны аркылы чыккан яки юл яныннан барган җәяүлеләргә ерактан ук күренеп тора торган махсус яктылыкны чагылдыручы элемент булган кием кию мәҗбүри. Әлеге пунктны бозган өчен административ хокук бозулар кодексының 12.29 статьясының 1 нче өлеше нигезендә 500 сум штраф каралган. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләрне торак пункттан тыш кына түгел, ә торак пункт эчендә дә әлеге төр яктырткыч элементларны киеп йөрергә өнди. Чөнки руль артына утыручы шофер автомобильнең якын утын кушып хәрәкәт иткәндә, караңгыда 50 метрдан гына күрә ала. Ә киемендә яктылыкны кайтаручы элемент булса, күрү аралыгы 200 метрга кадәр җитә. Ерак ут белән хәрәкәт иткәндә ул җәяүлене 400 метрга кадәр ераклыктан күрәчәк. Әлеге элементлар җәяүленең куркынычсызлыгын 65 процентка киметә. 
Болар хакында әти-әниләр исләреннән чыгарырга тиеш түгелләр. Тәрбиячеләр дә балаларга бу хакта гел исләренә төшереп торсалар, балаларының киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар таксалар, юл кагыйдәләрен бозучылар саны да, бәхетсезлек очраклары да кимер иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Мәгариф Профилактика Яңалыклар Район сулышы Район яңалыклары