Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Коррупциягә каршы көрәшик

2021 елда коррупциягә каршы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләре белән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Люция Корбанова таныштырды.

                                              Коррупция дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең абруен төшерә, эшмәкәрлекне үстерү, дәүләт 
программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашыру, бюджет акчаларын нәтиҗәле тоту өчен киртә булып тора. Әлеге тискәре күренешкә каршы тору барлык дәүләт (муниципаль) хакимияте органнары, учреждениеләр, оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлегенең иң актуаль юнәлешләренең берсе булып кала.
                                              2021 елда Актаныш районында коррупцион юнәлештәге 2 җинаять эше тикшерелде, алар арасында: 
1 эш – РФ Җинаятьләр кодексының 160 нчы маддәсе, 327 нче маддәсе буенча (2017 елда хокук бозу кылынган) – суд карары законлы көченә керде, бер елга сынау срогы белән шартлы җәза бирелде. 
1 эш – РФ Җинаятьләр Кодексының 30 нчы маддәсе, 291.2 нче маддәсе буенча (вак ришвәтчелеккә омтылу) – җинаять эше РФ Җинаятьләр Кодексының 25.1 нче маддәсе нигезендә туктатылды һәм суд  штрафы рәвешендә хокукый характердагы чара билгеләнде.
Үзләренең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында 78 муниципаль хезмәткәр, 195 депутат  мәгълүмат бирделәр.  1 депутат мәгълүматлар тапшырмады.
2 авыл җирлеге депутаты,  алыш-бирешләрнең булмавы турында уведомление бирмәгән өчен, дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Аларның берсенә кисәтү ясалды, берсе вакытыннан алда авыл җирлеге депутаты вәкаләтләрен туктатты.
2021 елда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләрендә коррупцион куркынычлар булу-булмауга анализ ясалды. Коррупция куркынычы аеруча югары булган төп юнәлешләр булып бюджет финанславы белән бәйле өлкәләр кала бирә: 
– муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру; 
– муниципаль милектә булган җир кишәрлекләре белән идарә итү һәм эш итү; 
– муниципаль милек объектлары белән идарә итү һәм эш итү, шул исәптән аренда һәм түләүсез файдалану мәсьәләләре буенча;
– торак фонды белән идарә итү; 
– төзелеш һәм капиталь ремонт;
– сәламәтлек саклау.
                                             

                                              Район территориясендә коррупциягә каршы торуның нәтиҗәле чараларыннан берсе булып күпфункцияле үзәк аша муниципаль хезмәтләр күрсәтү тора. Менә берничә ел инде цифрлаштыру, бер тәрәзә принцибы буенча (принцип одного окна) күрсәтелә торган хезмәтләрнең исемлеген арттыру буенча эш алып барыла, бу мөрәҗәгать итүченең башкаручы белән турыдан-туры элемтәсен чикләргә мөмкинлек бирә.
2021 елда Актаныш муниципаль районында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең хокукый регламентын камилләштерү нигезендә 665 муниципаль норматив акт эшләнде һәм кабул ителде, шуларның 59ы коррупцион факторларны киметүгә юнәлдерелгән.

Реклама


                                              Коррупциягә каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы – ул үсеп килүче яшь буын белән профилактика эше алып бару. Шуны истә тотып, ел  дәвамында 26 гомуми белем бирү оешмасында һәм технология техникумында коррупциягә каршы, ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чараларны  да кертеп, 564 чара үткәрелде. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган айлык кысаларында коррупциягә каршы юнәлештәге 105 чара үткәрелде. 
9 декабрьдә традицион рәвештә коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади эшләр буенча Республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне, призерларны һәм аларның җитәкчеләрен 10 номинация буенча бүләкләү тантанасы уздырылды. Барлыгы 39 бала һәм 29 педагог кыйммәтле бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Актаныш хәбәрләре