Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Кошларны сөендереп...

Җиһанга әкренләп яз атлый. Язның җитүен сизеп, җылы яктан кошлар да кайта башлады. Тиздән сыерчыклар да килер.

                                           Кошларны матур оялар белән каршы алу максатыннан Актанышның 2 нче урта мәктәбендә “Иң матур сыерчык оясы” дигән акция уздырылды. Аңа мәктәп укучылары теләп кушылды. Әтиләре белән бергәләп сыерчык оялары ясап алып килделәр. 
– Кошларга ярдәм итү буенча акцияләрне даими уздырабыз. Көз көне җимлекләр ясау буенча акция үткәргән идек. Җиңүче укучыларга дипломнар тапшырдык. Бер атна элек биология, химия атналыгы кысаларында шушы акцияне игълан иттек. Атна дәвамында укучылар бик күп сыерчык оялары ясап алып килделәр. Әти-әниләргә зур рәхмәт. Алар балалары белән бергәләп, мондый акцияләрдә актив катнашалар. Әлеге чаралар балаларда кошларга, табигатькә карата сак караш тәрбияли, – ди директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Алия Исламова.


                                           Сыерчык оялары арасында ниндиләре генә юк. Балалар белән бергәләп, әтиләр дә фантазияләрен эшкә җиккәннәр. Ояларны агачны яндырып, төрле бизәкләр белән матурлап эшләгәннәр. 


Эльвина Мусина, 10нчы сыйныф укучысы, “Благодарение” фонды волонтеры:


– Без табигатьне саклауга багышланган акцияләрдә даими катнашабыз. Үзебез дә сыерчык оялары ясыйбыз. Укучылар ясаган ояларга бергәләп урыннар чыгарабыз. Алар киләчәктә агачларда үз урыннарын алып, кошларны үзләренә чакырып торырлар дип ышанабыз.


Ясминә Яманова, 1 нче сыйныф укучысы:


– Әлеге сыерчык оясын әти белән бергәләп ясадык. Матуррак булсын дип, ябалак формасында эшләдек. Үзебезгә бик ошады. Аны сыерчыклар да яратыр дип уйлыйбыз. 


Руслан Гыйльметдинов, 3 нче сыйныф укучысы:


– Әлеге ояны абый белән бергәләп түгәрәктә эшләдек. Башта рәсемен ясадык. Аннан агач сайлап, ояны эшләдек. Матур булсын дип агачны бераз яндырып, бизәкләр төшердек. Безгә түгәрәк җитәкчесе Ришат абый да булышты.


Эльвина Әхмәтова, 5 нче сыйныф укучысы:


– Әлеге бәйге хакында ишеткәч, әтигә әйттем дә, бергәләп ясадык. Ояның алдына кечкенә агачлар да куйдык. Әлеге ояны үзебезнең ишек алдына элеп куячакбыз. Кошларны бик яратам. Аеруча сыерчык, сандугач сайравын яратып тыңлыйм. 

                                           Волонтерлар иң матур дип табылган ояларны сайлап, урыннар чыгарды. Җиңүче укучыларга дипломнар тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы экопатруль Мәгариф яңалыклары Мәктәп хәбәрләре Район сулышы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Районыбыз сулышы Экология Татарстан яңалыклары Мәгариф хәбәрләре Актаныш хәбәрләре Волонтёрлар