Кыенлыклар булса да, эшләргә кирәк
Кыр эшләре сезоны башланырга да күп калмады. Илдәге вазгыять, чит илләрнең чикләүләре авыл хуҗалыгы тармагына шактый кыенлыклар тудырды. Чөнки үзгәрешләр игенчелек тармагына да, терлекчелек тармагына да кагыла.
Әлеге шартларда хуҗалыклар кыр эшләренә ничек кереп китәчәк? Авыр хәлдән чыгу юллары бармы? Әлеге сорауларга ачыклык кертергә теләп, техникасының күпчелеген чит илнекеләр тәшкил иткән “Әнәк” агрофирмасына юл тоттык. Агрофирма җитәкчесе Фарис Фәтхиев артык төшенкелеккә бирелмәскә тырыша.
– Язгы чәчүгә агрофирма 90-95 процент әзер дип әйтә алабыз. Бүгенге көндә кирәкле орлыклар сатып алынган һәм тиешле сыйфатта. Бигрәк тә, чит ил культураларыннан рапс, кукуруз, көнбагыш, горчица орлыкларын зур гына суммаларга сатып алып, аларны складларга кайтару бара. Килеп бетмәгәннәре дә, тәэмин итүчеләрнең складларында бар. Агу химикатларының 70-80 процент өлешенә акча түләнеп, элекке бәяләрдән кайтты. Күпмедер өлешен аласы бар. Аларына да акча күчкән, әмма бәя күтәрелү хисабына бәяләре күтәрелде. Ашламалар җитәрлек күләмдә. Бер гектар сөрем җиренә тәэсир итү көчендә 102 килограмм исәбеннән ашлама тупланды. Узган ел корылык булу сәбәпле, ашламаларның тәэсире тиешенчә булмады. Быел инде җирдә дым булса, тиешенчә уңыш алырбыз дип өметләнәбез.
– Сезнең агрофирма иң күп чит ил техникасы булган хуҗалык. Алар белән проблема юкмы?
– Быелгы елга барлык запас частьлар да кайтты. Техниканың барысы да ремонтланып, чәчүгә әзерләнеп бетте дияргә була. Алга таба авырлыклар булыр дип көтәбез. Ни өчен дигәндә, безнең зур егәрлекле 12 Джон-Дир тракторы бар. Джон-Дир компаниясе Россиядән китсә, бик авырга туры киләчәк. Чит илдән алынган авыл хуҗалыгы машиналары, тагылма кораллар бар. Аларның да бәяләре ике-өч тапкырга күтәрелгән. 5-6 МакДон тракторы эшли. Аларга бер миллион сум тирәсе запас часть кирәк. Алар юлда, кайтып җитәр, дибез.
25 комбайнның 3се иске иде. Аларны сатуга куйдык. 22 комбайн эшкә чыгачак. Шуның дүртесе – чит илнеке. Ике – Джон-Дир, ике – Нью Холланд. Джон-Дирның берсе – 2002, икенчесе 2004 елгы. Аларга вакытында запас частьлар табылмаса, тик торырга мөмкиннәр. Әлбәттә, ул частьлар табылыр, әмма бәяләрен 4-5 тапкырга арттырачаклар. Безне шул борчый.
Бик күп техниканы «Ростсельмаш»тан ала идек. Егермешәр миллион сумлык ике Торум комбайны алу өчен килешүләр төзелгән, алты миллион сум аванс та түләнгән, аларны китерергә тиешләр иде. Вазгыятьне сылтау итеп, бәяне 40 миллион сумнан 55 миллион сумга кадәр күтәрделәр. Ә кайбер чит илдән кайта торган техниканың бәясен арттырмадылар бит. Франциядән чәчкеч кайтып җитәргә тиеш. Үзебезнекеләрнең шулай бәя күтәрүе кәефне төшерә. Агу химикатлары да үзебезнең ил тәэмин итүчеләрендә 30 проценттан 70 процентка күтәрелде.
– Кыенлыклар терлекчелек өлкәсендә дә сизеләдер...
–Терлекчелек буенча чит илдән бик яхшы үсеш бирә торган Евролак дигән ЗЦМ ала идек. Безнең ЗЦМ белән эшли торган ун корма-мама бар. Аларда меңнән артык бозау үстерәбез. Айга 20 тоннадан артык ЗЦМ кирәк. Аның бер килограммы 245 сумнан 350 сумга күтәрелде. Сөткә әйләндергәндә, 50 сумга тиңләшә. Ә сөтне бүгенге көндә бер литрын 38-40 сумга сатабыз. Шуның өчен сөт эчерү кулаерак килеп чыга. Престартер бәяләре әлегә артмады, алга таба алары да артыр инде. Сөт, ит, икмәк бәяләре артмау да безнең файдага түгел. Дүрт мең тонна сатасы икмәк бар. Быел зур гына суммада кредит алдык. Белгәнегезчә, 8 мең гектарга якын сөрем җире, 2700 баш терлеге, 120 эшче-хезмәткәре булган Киров бүлекчәсе хәзер “Әнәк” агрофирмасы карамагында. Ул җирләрне эшкәртер өчен техника да, ягулык-майлау материаллары да кирәк. Аларын әле гел алмадык. Чөнки чәчүләр башлангач ТРсы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша ташламалы бәядән ягулык бирәләр иде. Быел да аны өмет итәбез.
– Әйбер бәяләре кыйммәтләнү хезмәткәрләрнең хезмәт хакында чагылыш тапмасмы?
– Иң беренче максат – хезмәт хакы түләү. Нинди генә
авырлык булса да, эшчеләрне сакларга тиешбез. Минималь хезмәт хакы күләме арткан саен, хезмәт хакын арттырабыз. Бүгенге көндә агрофирмада 454 кеше хезмәт куя. Сезонлы эш вакытында аларның саны бераз арта. Киләчәктә дөньялар тынычланып, хәлләр уңай якка үзгәрсен дип телибез.Агрофирманың машина-трактор паркында эш кайный. Соңгы техниканы карау белән мәшгульләр.
– Чәчүгә техниканың 90-95 проценты әзер. Бөртекле ашлык суктыру комбайннарын да көздән карап куйдык. Чит ил техникасына запас частьларны көздән үк алып куйган идек. Шулар белән ремонтлап чыгабыз. Терлек азыгы әзерләү комбайннарын да ремонтлап бетерергә күп калмады. Хезмәткәрләргә барлык эш шартлары тудырылган. Кәефләре күтәренке. Хезмәт хаклары вакытында түләнә. Дөньялар әйбәтләнеп, исән-сау чәчәргә, үзебезгә җыеп алырга язсын, – ди машина-трактор паркы мөдире Фәнил Сөләймәнов.
– 21 ел хезмәт куям. Токарь булып бишенче ел эшлим. Ел әйләнәсе эш була. Күпчелек катокларга втулкалар кырам. Чит ил агрегатларына бик өйрәнеп булмый әле. Сирәк булса да, аларга да кырам. Материал җитә. Гел алып кайталар, – ди Разиф Закирҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев