“Мир” картасына күчү мәҗбүриме?
Пенсионерлар “Мир” картасына күчә. Ләкин бу бөтен кешегә дә кагылмый. Ә кемнәр өчен актуаль соң? Өлкән яшьтәге пенсионерларны бүген ниләр борчый? Аларның күбесе өйдән чыгып йөри дә алмый. Илдәге, бөтен дөньядагы вазгыять вирустан сакланырга мәҗбүр итә. Ярый әле, пенсиябез килә, дип сөенәләр. Киләсе елда пенсия бирүдә кыенлыклар тумасмы? Әлеге сорауларны район пенсия фондының Актаныштагы җитәкчесе Булат Басыйровка юлладык.
– “Мир” картасы булмаса, 1 октябрьдән пенсияләр туктатыла дигән хәбәр таралды. Бу – дөресме?
– Әйе, банк картасыннан файдаланучылар “Мир” картасына күчеп бетәргә тиешләр. Бу яңалык 1 гыйнвардан гамәлгә керер дип планлаштырыла. Кем почтадан ала, шуннан алачак, аңа “Мир” картасы кирәкми. Банктагы исәп счетына күчкән пенсия өчен дә карта таләп ителми. “Мастеркард”, “Виза” карталарын файдаланучыларга һәм киләчәктә карта белән алырга теләүчеләргә генә кагыла. Алар шушы 1 ай вакыт эчендә “Мир” картасына күчеп бетәргә тиешләр.
– Пенсияне почта ашамы, банк картасы яки банкта ачылган исәп-хисап счетына күчерү юлы беләнме – кеше үзе сайлыйдыр. Үзгәртергә теләүчеләр нишли ала?
– Дәүләт хезмәтләре порталында пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша “Заявление о доставке пенсии” дигән бүлек бар. Шунда ике-өч минут эчендә рәсмиләштереп була, пенсия фондына килеп, вакыт үткәрүнең кирәге юк. Ике-өч көннән соң шәхси кабинетка кереп карасагыз, анда “Статус заявления” дигән җирдә пенсия күчтеме-юкмы икәнлеге күренә. Пенсияне кайдан, ничек алырга телисез, шушы алым – интернет аша үзегез теләгәнчә үзгәртергә мөмкинсез.
– Ел башында электрон хезмәт кенәгәсенә күчү башланды, бу эш бүген нинди халәттә?
– Кәгазь варианттагы хезмәт кенәгәсенең уңайлыклары да, кимчелекләре дә бар. Язуларның төсе уңу, мөһерләрен укый алмау яки югалту ихтималы зур. Ә электрон хезмәт кенәгәсе андый кимчелектән азат. Берничә серверда дубликаты (документның төп нөсхә хокукындагы күчермәсе) ясала. Димәк, югалтудан саклана.
Безгә оешма хисапчысы аша мөрәҗәгать итәргә була. Хисапчыларга, кадрлар бүлеге белгечләренә тәртибен аңлаттык. Районда 8200 кеше эш яшендә санала. Хәзерге вакытка 5800 кешенең (70 процент) кайсы төр кенәгәне сайлаганы мәгълүм. Калганнарга декабрь аенда ачыклап бетерергә киңәш итәбез. Авыл җирлекләре, мәгариф учреждениеләре, клублар арасында һәм тагын берничә оешмада һаман сузучылар бар. Бу эш авырлык белән бара. Яңа ел тиз килеп җитә ул, катлаулы булмаган эш өчен дә штрафлар алу кирәкме икән, дип сорыйсы килә. Бергәләп аны төгәлләп чыгыйк.
– Өлкән яшьтәге кешеләрне караган өчен 1200 сум акча түләүләр дә гамәлдә сакланамы?
– Районда 80 яше тулган яки 1 нче төркем инвалидларга яки хастаханәдә
табиблык комиссиясеннән алынган белешмә нигезендә билгеләнгән айлык түләү ул. Моның өчен шул кешенең мөрәҗәгате һәм аның, караучысын табып, икесенең дә пенсия фондына килеп, гариза язуы, документлар тапшыруы кирәк.
– Кем караучы була ала?
– Ул эшләми торган кеше булырга тиеш. 15 яшьтән зуррак мәктәп укучысы, көндезге бүлектә укучы студентларга рөхсәт ителгән. Алар җәй көне эшкә урнашырга мөмкиннәр. Андый очракта 1200 сумлык субсидия алучы әби-бабайларыбыз бурычка чыга. Шуңа күрә иң яхшысы – авылда эшләмәүче кешеләрне табу. Бер караучыга элек бер яки ике кеше генә билгеләнә ала иде. Хәзер саны чикләнмәгән. Димәк, җирлектә бер эшләмәүче кеше бар икән, ул авылдагы барлык 80 яшьтән узганнарның, беренче төркем инвалидларның караучысы булып теркәлергә хокуклы.
– Алар пенсия фондына килмичә дә рәсмиләштерә аламы?
– Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет ачу сорала. Актанышка пенсия фондына килеп йөрмичә дә мөмкин. Ике кеше исеменнән интернет аша гариза тутырыла: караучыдан һәм әби яки бабайдан. Әгәр электрон вариантта теркәлүне
катлаулы дип санасагыз, ул чакта икесенә дә бергәләп пенсия фонды идарәсенә килергә кирәк. Шәхси кабинетның логин-пароле, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән белешмә соралачак. Алдан язылу кирәк. Мондый мөрәҗәгатьләр күп булу сәбәпле, атнаның ике көнен – чәршәмбе һәм җомганы шушы эшләргә махсус билгеләдек. Бу көннәрдә шулай ук җирләү акчасы алуга да гаризалар кабул ителә. Атнаның әлеге ике көнендә әлеге ике төрле эш белән генә шөгыльләнәбез.
Өлкәннәребезне балалары пенсия фондына алып килгәндә, әти-әниләренең дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинеты бармы-юкмы икәнен, логин-паролен белеп килүе сорала. Чөнки бар эш тә хәзер шушы портал аша башкарыла.
– “Өченче буын университеты” кысаларында өлкәннәрне компьютерга укыту һәм башка проектлар туктатылмадымы?
– Әлеге проектлар эшләвен дәвам итә. Өч юнәлешнең беренчесе – компьютерга укыту. Укырга теләүчеләр аз, төркем авырлык белән туплана, ни хикмәттер, башка районнарда чират торып язылалар. Авылларда төркем туплау бик кыен, хәтта Актанышта нибары 10 кешене туплый алдык, тагын берничә кеше өстәлсен иде. Коронавирустан саклану ниятеннән генә укуны башламый торабыз. Икенчесе – “Туган як тарихы” дигән төркем. Район музее директоры Мирсил Әһлетдинов җитәкчелегендә укулар яхшы гына оештырылган иде. Хәтта бакча балалары да кушылды. Минем үземә дә олы ачыш булды. Төркем тупланса, бу эшне дә дәвам итәргә исәплибез. Өченчесе – юридик белем дәресләре. Анысын да оештыра алсак, аскы Актаныштагы ветераннар йортында белгечләр чакырып укытырга уйлыйбыз.
– Кайда мөрәҗәгать итәргә тиешләр?
– Теләүчеләрне төркемнәргә 3-17-11 телефоны аша үзем язам. Бәлки бүтән төрле тәкъдимнәр булыр, мөрәҗәгатьләрне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев