Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

МОГҖИЗАЛЫ ТАБЫН:Җиңел дә, файдалы да салатлар

Бик җиңел генә ясала торган, бик тәмле һәм файдалы салат рецептлары тәкъдим итәбез.

Язгы салат
Ингредиентлар: пекин кәбестәсе, редис, яшел кыяр, пешкән йомырка, майонез, тоз. 
Барысын бергә турарга, майонез, тоз салып яхшылап болгатырга. Теләгән кеше  киптерелгән икмәк (кириешки) сала ала. Матурлап табынга бирергә.


Тәмле салаты
Ингредиентлар: пекин кәбестәсе, помидор, суган, кыяр, баллы болгар борычы, морковча, майонез.
Барысын бергә болгатабыз да, табынга бирәбез. 


Витаминлы салат
Яшь кәбестәне саламлап турыйбыз, 1 кыяр, 2 помидор, 1 болгар борычын шулай ук турап салабыз. Аңа кунжут, борыч, тоз, яшел тәмләткечләр, оливки мае салып, яхшылап бутыйбыз.


Туклыклы салат
Ингредиентлар: 2-3 помидор, 500 гр тавык түше, 150 гр каты сыр, бер банка консервланган кызыл фасоль, яшел салат, сухарики, майонез.
Помидор белән салатны вак итеп турыйбыз. Сырны угычта уабыз. Тавык түшен вак итеп турап кыздырабыз. Аларга сухарики белән фасоль, 
майонез кушып болгатабыз.


Файдалы салат
Ингредиентлар: пекин кәбестәсе, чи чөгендер, чи кишер, помидор, сыек май. 
Помидор, чөгендер, кишернең күләме бертигез алына, пекин кәбестәсе ике тапкыр күбрәк исәбендә. Помидорны шакмаклап, кәбестәне саламлап турарга, кишер һәм чөгендерне эре угычтан чыгарырга, барысын бергә сыек май кушып тугларга. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Могҗизалы табын Аш-су серләре Киңәш итеп Актаныш яңалыклары Тәмле булсын Файдалы мәгълүмат Аш-су Уңган хуҗабикә