Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Орхидея–гүзәллек символы

Күп кенә хуҗабикәләрнең тәрәзә төбендә орхидея гөлен очратырга була хәзер. Беренче карашка күп игътибар таләп итә торганга ошаса да, чынлыкта, әлеге нәзәкатьле гөлне үзеңдә булдыруның бернинди авырлыгы юк.

                                Әлеге чәчәк дымлы һаваны да, корылыкны да җиңел кичерә. Аның тамыр өлеше суны тиз арада үзләштерә дә, озак вакыт сусыз тора ала. Кайбер төрләренең тамырлары савыттан чыгып, асылынып төшәләр.  Аларны бервакытта да кисәргә ярамый.


                                Безнең илдә киң таралган төре – Фаленопсис. Озак чәчәктә утырсын өчен көнгә 12–15 сәгать яктылык кирәк аңа. Шуңа күрә кышкы чорда лампочкалар урнаштырып, ясалма яктылык булдыру мөһим. Язгы-җәйге чорда туры кояш нурларын яратып бетермиләр. Яфрагында барлыкка килгән сары таплар да шул турыда сөйли. Махсус ашлама белән туендырып тору да мәслихәт.


                                Орхидея – иң борынгы чәчәкләрнең берсе, ул гүзәллек символы булып торган. Талантлы, танылган, физик яктан камил, чибәр кешеләргә генә бу чәчәк тиң булып саналган. 
                                Чәчәк атып бетергәч, күчереп утыртырга ашыкмагыз, гөлне утырткандагы файдалы матдәләр 2-3 елга җитә.  Туфракның сыйфатын орхидеянең тышкы кыяфәтенә карап билгеләргә була. Әгәр аның тамыр өлеше белән сабагы начар тоташкан, кипкән, “үлгән” тамырлары күренеп торса, күчерергә вакыт дигәнне аңлата. Моның өчен кибеттән орхидеялар өчен булган махсус туфрак алырга кирәк. 


                                Алдан су сибеп куйган гөлне акрын гына тартып чыгарып, икенче пыяласыман савытка утыртабыз. Савытның яңасын алсагыз яхшырак булыр яки искесен яхшылап юарга, стерильләштерергә кирәк. 2-3 көн су сибәргә ярамый. Тиз генә чәчәк атмаска мөмкин. Югарыда әйтелгәннәрне төгәл үтәгәндә дә чәчәк атмаса, табигатьтәге сыман шартлар тудырырга, ягъни көндез җылы булса, төнгә салкынча урынга куярга, ике-өч атна коры тотып, аннан күп итеп су сибәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Бу файдалы Бакчачылык Актаныш яңалыклары Гөлбакча Актаныш хәбәрләре Хуҗабикәгә Орхидея