Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Пучыда 117 ел элек төзелгән мәчет бар

Үзара салым акчасына башкарылган күләмле эшләрнең берсе – Пучы авылының Киров урамында җимерелеп беткән күпер ремонтланган. Аның янында, кеше күп йөри торган үзәктә җәяүлеләр сукмагы ясалган. Мәчет һәм зират буенча да халыкны сөендерерлек күп кенә изге гамәлләр кылынган.

– Бу мәчетне күреп шаккаттым, танымый да торам. Хәрабә кебек ташландык хәлдә, чытырман арасыннан күренми дә иде, – диде район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова.

Хәзер ул әллә кайдан күзгә ташлана. Янәшәдә диярлек урнашкан яңа мәчеттән бер дә калышмый. Авылның үзәк өлешендә ул. Бөтен узгынчыларның да карашын җәлеп итәрлек урында. 

117 ел элек төзелгән Аллаһ йортына Пучы халкы, җитәкчеләр тырышлыгы белән күркәм төс кергән.    

– Мәдәни мирас булып саклана ул, шуңа күрә сүтәргә дә, үзгәртеп корырга да рөхсәт юк. Халык яңа мәчеткә йөри. Монысы байтак еллар игътибардан читтә калды. Үзәктә бик ямьсез булып, карга оясына баткан, Америка чаганнарына күмелгән, ташландык бер җир иде, – дип, аның узган елдагы халәтен сурәтләде Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов. 

Реклама

Яз мәлендә “Татнефть” үткәргән конкурста катнашып, җирлек 244 мең сумлык грант откан. Менә шул акчага, тирә-ягын җыештырып, Нур Баян исемендәге хуҗалык ярдәмендә түбәсен, тәрәзә кашагаларын буяп, бик матур итеп койма тотканнар. Кыскасы, күркәм төс биреп, өр-яңадан ямь керткәннәр. 
Карурман кебек иде бу урын, ә хәзер матурланып калган. Чистарту, төзекләндерүне киләсе елда да дәвам итәргә ниятлиләр. Бер гасырдан артык тарихы булган мәчет Пучы халкының горурлыгына әверелер дигән өмет чаткысы уянган. Әнәктәге “Бабайда кунакта” ял паркына килүче туристларның да игътибарын җәлеп итми калмас ул.

Әрсез чаганнар, тигәнәк, алабута, кычыткан ише үләннәр үскән җир тирә-якны күңелсезли. Алар белән көрәш күмәк көч сорый. Пучы авылы уртасындагы озын ярларны да каплап алырга гына торалар. Җирлек башлыгы якын киләчәккә максатлар белән таныштырганда болай диде: “Яр буйларын чистарту буенча “Татмелиорация” белән килешеп, үзара салым акчасын проект эшләтүгә тотарга исәплибез. 800 мең сумга исәп тотыла. 2022 елга программага кереп, шушы ярларны матурларга иде”. 

Киләсе елга авыл җирлеге Советы бинасын төзү планга кертелгән. 

Әлеге яңалыклар район күләмендә үткәрелгән семинарда бәян ителде. Киләчәккә планнар билгеләнде. Рәйхан Галимҗанова барлык җирлек җитәкчеләрен дә матурлыкка чакырды: “Юл кырыйларын, посадкаларны чистартып, ауган агачлардан арындырсагыз иде”. Көзге аяз көннәрдә дә зиратларда өмәләр оештыруны дәвам итәргә 
чакырды.                 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев