Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Үсентеләрне утыртуга әзерлиләр

Районны агач үсентеләре белән тәэмин итүче Минзәлә урманчылыгының Актаныш бүлекчәсенә караган Югары Богады авылындагы питомникта бүгенге көндә эш кайный. Агач үсентеләрен утырту өчен әзерлиләр.

                                                    Табигать йокысыннан уяна. Агачларның бөреләре бүртә. Су буйларында үги ана яфрагы чәчәк ата. Шушы җанлану белән бергә, урманчылар да үзләренең изге эшенә керешергә әзерләнә. Чөнки урманнарга өстәп агач утыртып тормасаң, алар картая. 
– Апрель уртасында питомникта быелгы эшебезне башлап җибәрдек. Иң элек, кар эреп бетәр-бетмәс килеш өянке чыбыкчалары кисеп, аларны кар өеменә салып куйдык. Хәзерге көндә нарат үсентеләре күтәртәбез. Аларны йөзәр данә итеп бәйләп, кар күчләренә күмәбез, – ди питомник җитәкчесе Альберт Гардиханов.
Язманың тулы варианты белән безнең "Актаныш таңнары" гәзитендә таныша аласыз, 29 апрель санында басылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Актаныш хәбәрләре Актаныш таңнары Питомник