Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Әтием – сугыш ветераны, орден кавалеры

Әтием Хаҗиәхмәт Галиәхмәтов – сугыш ветераны. Ул мәктәптә хәрби җитәкче булып, хезмәт юлын башласа да, бар гомерен диярлек сәүдә системасына багышлады.


Кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе, коопунивермаг директоры булды. Үзләштергән белеме дә сәүдә өлкәсенә кагылышлы.
Хаҗиәхмәт Галиәхмәтов 1939 елда Яңа Богады җидееллык мәктәбен Мактау кәгазе белән тәмамлаганнан соң, Казан сәүдә техникумына укырга керә, Алабуга техникумына күчә. Укуын түләүлегә әйләндергәч, студентлар кими. Калганнары Курск сәүдә техникумына күчерелә. 
Сугыш башланганда әтием Молотов (Пермь) шәһәрендә практикада булып, Курскига кире кайта алмый. Чөнки сугыш шәһәргә якынлаша, анда кертмиләр. Ул, Актанышка кайтып, Иске Кормаш сельпосында хәзерләүләр буенча рәис ярдәмчесе булып эшли башлый. 
“Кормаш сельпосы рәисе Фаиза апаны Мулланур Мөхәммәтшин алыштыра, счетовод Сафия Вәлиева – хисапчы, мин – рәис урынбасары, хәзерләүләр эше буенча җаваплы. Иске Кормашта – Шәрәфетдин Хөснуллин, Иске Җияштә – Латыйп абый, Татар Суыксуда – Зиннәт абый, Чатта – Җәмил абый – хәзерләүчеләр, Яңа Балтачта – Исламов, Иске Кормашта – мөдир Мөгаллимә, Татар Суыксуда Вәсилә сатучы булып эшләделәр”, – диелә әтием Хаҗиәхмәт истәлекләрендә. 
1941-1942 елда Актанышта хәрби комиссар Сабатиев, прокурор Сундуков, райфода  Актанышбаш егете Салих Әнвәровның хезмәтен искә ала. 
Сугышның кызып барган чагында, 1942 елның 1 февралендә үз теләге белән армия сафына алына һәм шул елның августында Воткинскида 3 нче Ленинград хәрби-пехота училищесын тәмамлый. Өлкән сержант исеме алып, сугышка керә. 
Фронтта 59 аерым укчы бригада составында Кавказ арты, Малгобек астында өлкән сержант чинында пулеметчы-наводчик булып, сугышта катнаша. Уң кулбашы яралана. Күрсәткән батырлыклары өчен III дәрәҗә Дан ордены ала.

Әнүзә ГАЛИӘХМӘТОВАның әлеге язмасының тулы вариантын "Актаныш таңнары" газетасының 12 август саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев