Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Туктама, халкым, иҗат ит!

“Актаныш таңнары” газетасы каршында эшләп килүче “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе оешуга 20 октябрь көнне 65 ел тулды.

Аны, районыбызның Бурсык авыл мәктәбенә директор булып эшкә килгән, тумышы белән Башкортстан Республикасы Илеш районы, Тыпый авылыннан булган, Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов оештыра. Атна саен, ат белән Бурсык авылыннан редакциягә килеп утырышлар уздырган. Беренче дәресләрендә катнашкан Әмирҗан Моталлапов ул вакытларны “бик күңелле, мавыктыргыч иде” дип искә ала. Суфиян Поварисовның шигырь, поэмалары газетада еш урын алган. Аның үрнәгендә шәкертләре дә иҗатка тартылганнар.

Суфиян ага оештырган әдәби түгәрәк, 1973 елның 9 февраленнән, әдәби берләшмә булып, “Агыйдел дулкыннары” исеме белән атала башлый. Оештыручыбыз районнан күчеп киткәннән соң, төрле елларда, Хәй Якупов, Глүс Сабиров, Хәмит Миңнегалиев, Рифкать Закиров, Мөслах Таҗи, Әмирҗан Моталлапов, Фәнәвис Дәүләтбаев, Илфак Ибраһимов, Йосыф Хуҗин җитәкчелек итәләр. 2009 елның 5 февраленнән җитәкчелек миңа, Лилия Шәйгәрдәновага  күчте.

Берләшмәдә 1990 елдан әгъза булып торам. Баштагы елларда сәркатиплек эшен башкардым. Мәктәп елларыннан ук шигырьләр язам. Балалар өчен язылган шигырьләр китапларым бар. Шигырьләремә көй язылганнарын туплап, “Актаныш чишмәләре”н бастырдым. Ул елларның истәлеге итеп, беразын туплап, “Гомер бер генә” китабы, мәктәп елларында язылган куен дәфтәрләремдәге кайбер шигырьләр дә “Без бәләкәй чакларда” исеме белән дөнья күрделәр. Китапларымның барысы да Актаныш басмаханәсендә чыкты. Берничә гасыр элек язылган җырлар, мәкальләрне җыйнап, туплап, “Мәңгелек ядкарь” китапларын төзедем. Барысы да кулланышта. тузан җыеп ятмыйлар. Кем нәрсә белән кызыксына, китапханәдән эзләп табарга була. Гомумән, берләшмә әгъзаларының иҗаты киң кырлы. Бер урында гына тукталып тормыйбыз. Иҗат кичәләре, юбилей, туган көнгә багышланганнары, арабыздан киткән каләмдәшләребезгә аталганнарында катнашабыз. Яңа әгъзалар өстәлә тора. Араларында йөгерек каләм ияләре шактый.

Районыбызда шигырь, хикәя язучылар ике кешенең берсе дисәк тә була. Күбесе үзләре өчен генә яза. Ә берләшмәгә әгъза булып кабул ителгәннәргә язу белән бергә, халыкта, бигрәк тә яшьләр, балалар күңелендә ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү бурычы, җавапчылыгы йөкләнә. Шушы миссияне үтәүче зур команданы төрле мәдәни чараларның үзәгендә, китапханә, мәктәп, балалар бакчаларындагы кичәләрдә, очрашуларда күрергә  була. Вакыт, ял белән исәпләшмичә, милләтебезгә түләүсез хезмәт итүчеләр алар – берләшмә әгъзаларыбыз.

Суфиян Шәмсетдин улы, әдәби түгәрәкне, газета редакциясе каршында бик белеп оештырган. Элек бит газета алдырмаган, укымаган кеше юк иде. Безнең Табанлыкүл авылындагы һәр өйгә район газетасы килде. Әти-әниләребез җөмлә, өтеренә кадәр игътибар итеп, бирелеп таныштылар. Газетадагы район хәбәрләре белән бергә, үз хәбәрчеләребез язган шигырь, хикәя, парча, фельетон һәм башка жанрдагы әдәби әсәрләрне халык яратып укыды. Үзем дә андагы шигырьләрне укып, ятлап, сәхнәләрдә сөйләп үстем. Күп тиражлы, атнага өч мәртәбә өйләребезгә килеп торган, формасы буенча да зур газетада “Агыйдел дулкыннары”на да аерым бит бирелде. Олысының-кечесенең, берсеннән-берсе күреп, дәррәү иҗатка ябышкан вакытлар бар иде. Быел август аенда газетабызга да 90 ел тулды. Газета белән берләшмә бертугандай эшләде. Берләшмәбез, үзеннән 25 яшькә “олы туганы” ышыгында, ярдәмендә юбилейдан-юбилейларга атлавын дәвам итә. Сүз уңаеннан, сезне дә зур бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәм. Дөньялар имин булсын. Заманча технологияләрнең үсеше, аларга куллану ихтыяҗы арту күпләрне өйдә интернет аша язышырга этәрде. Күптән түгел үзем дә, кызыксынып, шулай аралаша башладым. Хәбәр иясенә тиз ирешә, җитез, уңайлы. Башкача мөмкинлекләре дә җитәрлек. “Тәмен” белгән кеше аннан аерыла да алмый торгандыр. Әмма тормыш яме, яшәү гаме – “тере” аралашуда. Күрешү-аңлашуны бернинди затлы аппаратуралар да алыштыра алмый. Берләшмә дә электәнге традициясенә тугрылыклы, һәркемгә уңайлы тәртиптә эш алып бара. Утырыш һәр айның соңгы пәнҗешәмбе көнендә уздырыла. Анда барганда, үзем, бәйрәмгә барган кебек әзерләнәм. Язмаларымны барлап, укыйсы шигырьләремне кат-кат укып чыгам.

Утырышларда, беребез дә, шигырь язып утырмыйбыз. Барысы да өй шартларында иҗат ителә. Берләшмәдә киңәшәбез, фикерләшәбез, язганнар белән уртаклашабыз. Берләшмә эше пандемия вакытында да туктап тормады, яздык. Авыз-борынны каплап, битлек киеп, районда уздырылган  чараларда катнаштык. Чыгышлар ясадык, кичә, очрашуларның берсен дә калдырмадык. Иҗат туктап торганны яратмый. Радио белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Әлфия, Фәния безне шатланып каршы ала. Көнендә-сәгатендә халыкка җиткерәләр. Газетада мәкаләләребез басыла. Кайсы авыл сәхнәсендә булсак та, телевидение дә эләктереп ала. Пандемия вакытында “Сәгыйрь” исемле документаль бәян яздым. Хәзерге вакытта “Суфиян кабызган учакта”ны төгәлләдем. Кулга тотып укырлык булып кайчан халыкка ирешер, әле билгесез.

Әлеге язманы тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының 2 ноябрь санында укый аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев