4 ноябрь 2022 яңалыклары
-
Туктама, халкым, иҗат ит!
“Актаныш таңнары” газетасы каршында эшләп килүче “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе оешуга 20 октябрь көнне 65 ел тулды.
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Казанга хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән райондашларыбыз янына барды
Район башлыгы Ленар Зарипов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Танк училещесының палаткалы шәһәрчегендә хәрби әзерлек узган райондашларыбыз белән очрашты.
-
Актанышның сәнгать йолдызлары “Йортыбыз-Татарстан. Россия” фестивале лауреатлары
Бүген Халыклар бердәмлеге көнендә республикабызның иң күренекле сәнгать әһелләрен хөрмәтләделәр. Алар арасында Актаныш йолдызларының да булуына зур горурлык хисләре кичерәбез.
-
«Чәчер» хуҗалыгы үзендә игелгән җитеннең килограммын 50 сумнан гына сатты
Бүген Актаныш та Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан авыл хуҗалыгыярминкәсе узды. «Чәчер» хуҗалыгы сәүдә ноктасында арпа-бодай белән бергә үзләрендә игелгән җитенгә кадәр бар иде.
-
Ярминкә бәяләре район җитәкчелеге куйган социаль хактан узмады
Бүгенге Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган ярминкәдә бәяләр район җитәкчелеге куйган хактан узмады.
-
Районыбызның 9 сыйныф укучылары технология техникумында «Файдалы каникуллар» акциясендә катнашты
Районыбызда укучыларның көзге каникулларын файдалы үткәрү буенча чаралар күп оештырыла.
-
Актанышта бердәмлек ярминкәсе: Ите дә, сөте дә, арпа, бодае, хәтта җитене дә үзебезнеке (фото һәм видео)
Бүген Актанышта Халыклар бердәмлеге көнендә бәйрәм ярминкәсе уза. таң әтәчләре кычкыру белән районыбызның авыл хуҗалыгы берләшмәләре Актанышка юлга кузгалган. Иртән иртүк килеп сату нокталары-палаткалар корганнар, үзебезнең районыбызда, үз туфрагыбызда үстерелгән яшелчә, икмәк, ит-май кебек авыл хуҗалыгы продукциясен халкыбызга тәкъдим ителде.