Актаныш

Төзек техника – яхшы күрсәткеч

Бу көннәрдә хуҗалыкларда техника каравы уза. Язгы кыр эшләре башланганчы булган кимчелекләрне бетереп, ныклап эшкә керешергә мөмкинлек бу.

“Тамыр” – районда “Әнәк” һәм “Актаныш” агрофирмасыннан кала иң күп тракторы булган хуҗалыкларның берсе. Машина-трактор паркына якынлашуга ук күзгә ташлана ул. Рәт-рәт булып баскан тракторларның ниндие генә юк. 
– Бүгенге көндә “Тамыр” хуҗалыгында 36 тракторның 32се техник карауга басты. Язгы кыр эшләренә тулысынча әзербез. Чит илдә эшләнгән 4 трактор бар. Аларга да запас частьлар белән кыенлык тумады. Чөнки аларны көздән үк кайтартып куйган идек, –  хуҗалыкның баш инженеры Рәис Гыйльманов. 
Хуҗалыкта эшләргә механизаторлар җитә. Аларның барысы да медицина каравы узган. Махсус эш киемнәре белән тәэмин ителгәннәр. Һәр техникада аптечка бар. Аларны ел саен тулыландырып торалар. 
Районның дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов барлык тракторларны да, арбаларны да энә күзеннән үткәрде. 


– Техник караулар әкренләп төгәлләнүгә таба. “Тамыр” хуҗалыгында 36 тракторның 32 се карауга баскан. Тракторларның да, арбаларның да тормоз, ут системасын тикшерәбез. Төп максат – техниканы фаҗигаләр чыкмаслык итеп, эшкә әзерләү. Быел техник карау үзенчәлеклерәк. Механизаторларга техниканы яхшылап карарга, кысу, майлау өлешләренә ныграк игътибар бирергә кирәклеген аңлатабыз. Хуҗалыкның барлык тракторлары да исәпкә куелган. Документ өлешендә эшләп бетерәсе җирләре бар. Анысын төзәтерләр дип уйлыйбыз. Аларның техникага карашы һәр елны да яхшы булды. Быел да килеп керүгә үк тезеп куелган тракторларның тышлары ук ялтырап тора,

–  ди ул. 
– Гомумән, район буенча техниканың торышы ни дәрәҗәдә?


– Бу, унынчы хуҗалыкта техник карау. “Саф”, “Эконом” хуҗалыкларына тарту көче буенча бераз тартылырга кирәк. СПСК “Агыйдел”дә трактор һәм механизаторлар белән проблема бар. Калган хуҗалыкларда артык проблема юк. Булган техниканың көндәлек каравын тәэмин итеп, ватылуларсыз эшләргә язсын. 


– 1978 елдан бирле шушы хуҗалыкта хезмәт куям. ДТ-75 тракторын иярлим. Язгы чәчүдә, көзге җир эшкәртүдә катнашам. Тракторны техник карауга барлык шартларын туры китереп әзерләдек. Юдык, буядык. Запас частьлар белән тоткарлык булмады. Ут, тормоз системасын кабат күздән кичердем. Илдус Хәкимов техниканы карагач, әйбәт дип бәяләде. Техник карау җитәкчегә түгел, механизаторның үзенә кирәк. Техника төзек булса гына, яхшы эш күрсәткеченә ирешеп була,

– ди Риф Хөсәенов.


– 2001 елда 11 нче сыйныфны тәмамлагач, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында өч ел белем алдым.  Шуннан соң хуҗалыкта эшли башладым. Техник карауга ныклап әзерләндек. Ул үзебез өчен кирәк. Чөнки ватык техника белән эшләп булмый. Бүгенге карауда да ут, тормоз системсын ныклап карадылар. Карагач, тәртиптә, диделәр,

–  ди  Илнур Гыйндуллин.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: