Ураза башланды
Мәчет – ул Аллаһы Тәгаләнең йорты. Кем биш вакыт намазга йөри, кем өйләгә яки җомгага гына килсә дә, Раббыбызның кунагы санала. Аллаһ йортында булырга, җомга саен җәмәгать намазында катнашырга насыйп итсен.
Аллаһы Тәгалә Үзенең бәндәләрен сайлап кына мәчеткә чакыра, күңеленә сала. Бөтен кешегә дә насыйп итми. Ләкин тырышырга кирәк. Ир-ат кешегә, иң кимендә, атнасына бер мәртәбә – җомга намазына килергә кирәк. Җәмәгать белән хөтбә, вәгазь тыңлау, намаз уку, үгет-нәсыйхәт ишетеп, әрвахларга дога кылуның әҗер-савабы күп.
Кеше вафат булса, өчесе, җидесе, кырыгы, елын үткәрү гадәте бар. Болар – әрвахларга дога кылынсын дип уздырыла торган гореф-гадәт. Күп очракта елыннан соң мәрхүмнәрне, җыелып, искә алу тукталып кала.
Атнасына бер мәртәбә мәчеткә килеп, кулларын күтәреп, дога кылган мөселман кардәшләребез савап та ала, әрвахлар да онытылмый. Әрвахлар һәрвакыт безнең догага мохтаҗ, дога өмет итә. Шуңа күрә мәчетләребезгә йөрергә тырышыйк.
Аллаһы Тәгалә безне бу җирдә кунак итеп кенә яшәтә. Йортыбыз, машинабыз булсын өчен тырышабыз, тир түгәбез. Себергә кадәр барып эшләп йөриләр. Мәшәкать булса да, сәбәп итәргә тырышалар. Шуның кебек ахирәттә дә үзебезнең гаиләбез, балаларыбыз, оныкларыбыз, тормыш иптәшебез, әти-әниебез белән бергә булырга телибез икән, хәзер тырышып калыйк. Әгәр шушы дөнья өчен генә яшибез икән, ахирәттә җәһәннәм тормышыннан Аллаһ сакласын.
Яшьләребез дә, урта буын да, өлкәннәр дә вафат булып тора. Без рәхәттә яшәр өчен генә яратылмаган. Аллаһ Раббыбызның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелырга тиешбез. Үзенең әмерләренә буйсынып, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәгән кешеләрне ахирәттә җәннәт белән сөендерә. Максатыбыз – ахирәттә җәннәтле булу, иншә Аллаһ.
Җәннәткә кергәч, якын кешеләребез белән бергә булырга теләрбез.
Вафат булгач, ахирәткә күчкәч кенә җәннәтне казану мөмкин түгел. Иң беренче бурычыбыз – Аллаһы Тәгаләне тану, Аның барлыгына, берлегенә ышану, “Ләә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдүр-расүүлүллааһ” дип тел белән әйтеп, күңелебез, йөрәгебез белән кабул итеп, иман китерү.
Иманыбыз нык булсын өчен, Аллаһка якынаю өчен безгә биш вакытны намазны уку фарыз. Аны һәркем өйрәнә ала. Атна саен җомгага йөрү дә динне өйрәнергә ярдәм итә. Әкренләп намазны торгызырга, Рамазан аенда ураза тотарга кирәк.
Әлхәмдүлилләһ, бүген ризык мул. Кеше ачлыктан түгел, күп ашаудан чирли. Үзебезне Рамазан аенда ураза тотарга гадәтләндерергә кирәк. Мөмкинлегебез булганда, гомеребездә бер мәртәбә хаҗ кылып кайту безгә фарыз санала.
Гөнаһны белеп тә, белми дә кылабыз. Кайберсенә гадәтләнеп, гөнаһ дип күрми башлыйбыз. Шуңа күрә савапны күбрәк җыярга тырышырга кирәк, аның беркайчан да артыгы булмый. Аллаһы Тәгалә биргән шушы кыска гына гомер эчендә гыйбадәтләр кылып, бик күп әҗер-савапка ирешә алабыз.
Бөтен гамәлләр, намазлар Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш. Намазыбыз, уразабыз өчен савап ниятебезгә карап языла. Ниятне дөресләү кирәк. Җәннәткә дә Раббыбыз рәхмәте белән генә керәбез. Тормышыбыз бәрәкәтле булсын, ахирәттә җәннәт теләп, Аллаһ ризалыгына ирешик дип, сөннәт, нәфел гыйбадәтләрне үтибез, әлхәмдүлилләһ.
Фарыз гамәлләр – алар мәҗбүри. Өстәмә намазлар тагын да камилләшү, Аллаһка тагын да ныграк якынаю өчен кирәк.
Биш вакыт намаз
Кояш чыгарга ике сәгать кала иртәнге намаз вакыты керә, кояш чыкканчы
укырга була. Өйлә намазына 12 сәгатьтә һәр мәчеттә азан әйтелә. Икенде намазына кадәр, күләгә ике тапкыр зурайганчы укырга; шуннан соң, икенде намазы вакыты керә. Кояш батып, тәмам караңгыланганчы, кызыллык беткәнче – ахшамны, кояш батып, гадәттә, ике сәгать үткәч, ястү намазын укыйбыз.
Шушы биш намазның һәрберсен укыган саен савап языла. Ир кеше азан әйткәндә, мәчеткә барып, җәмәгать белән укыса, бер савап урынына, аны 27 мәртәбә артыграк ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев