Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Яшьләр сәхнә әсәренә тартыла

Авылда яшьләргә күңелсез түгелме? Мәдәният йортлары эшләп торганда бу сорауга җавап табуы авыр булмаска тиеш.

                              Мәдәни чараларда яшь аермасы юк, чөнки күңел һәрвакыт сәнгатькә тартыла. Картаймый, яшь кала. Драма коллективларының район смотрына анализ ясаганда да сизелде ул. 
                              Быел яшь буынның сәхнәдә зурлар белән беррәттән спектакльдә катнашуы аеруча игътибарга алынды, хөрмәт күрсәтелде. Нур Хөсәенов рәислегендәге жюри комиссиясе сәхнәдә яңа йөзләр табылуына уңай мөнәсәбәтен белдерде. Барлык спектакльләрне дә тамаша кылган комиссиянең гомуми анализлаган фикере һәммәбез өчен дә кызыклы. 
– Районыбыз мәдәниятендә озак еллар дәвамында матур традицияләр яши. Район үзешчән драма коллективлары смотры – нәкъ шундыйлардан. Быел ул Россиядә  халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау, Татарстанда Цифрлаштыру елы, Ислам кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланды.  
Театр сәнгатен дөньяга китерү, үстерү һәм гасырлар буе яшәтү – бөтен халык эше.  Театр ул – халык бердәмлеген һәм милләт ныклыгын саклаучы әйтеп бетермәслек зур кыйммәткә ия олы сәнгать төре. Театр – ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар.
– Нинди максат куелды? Аңа ирешелде дип 
исәплисезме?

– Смотрның максаты – районда театр сәнгатен тагын да ныграк үстерү; авыл кешеләрен драма коллективларына күбрәк тарту, сәләтлеләрне ачыклау һәм халыкка күрсәтү; татар драматургиясе әсәрләрен күбрәк пропагандалау; яшь буынга патриотик һәм әхлак  тәрбиясе бирүне арттыру; сәхнәдән чыгыш ясау аша эстетик зәвыкны камилләштерү; үз халкының тарихын, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнүгә омтылыш, милли үзаң тәрбияләү; тарихи мирас белән кызыксыну, үткәннәр белән киләчәк җепләрен ныгыту. Бу максатка ирешелде дип саныйбыз.
Күп кенә коллективлар күрше авылларга, районнарга да  гострольләр белән чыкты.  Пучы халык театры Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасы белән Сарман район мәдәният йортында, Сарман районы Карашай-Саклау авыл мәдәният йортында, Иске Байсар халык театры Туфан Миңнуллинның “Йөрәк маем” комедиясе белән күрше Башкортстан Республикасы Илеш районы Исәмәт авылы мәдәният йортында чыгыш ясады.
– Быелгы смотрның үзенчәлеге нәрсәдә 
чагылды?

– Әлеге театр сезоны сәхнәгә куелган әсәрләрнең күләмле, катнашучыларның күп, алар арасында яшьләрнең булуы белән аерылып тора. Гомумән, смотр спектакльләрендә үзешчән артистларның күңел биреп уйнаулары, режиссерларның олы хезмәте, отышлы сайланган пьеса, музыка, сәхнә бизәлеше – болар барысы бербөтенне тәшкил итеп, авыл театр коллективларының уртак уңышына әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы театр Район сулышы Актаныш яңалыклары Мәдәният Татарстан Республикасы Сәнгать Районыбыз сулышы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Мәдәни балкыш Актаныш таңнары