Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Язгы чакырылыш башланды

2 апрельдән язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

                                       Хәрби хезмәткә 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге сәламәт егетләр чакырыла.  “Бу чакырылышта  безнең районнан алдагы чакырылышларга караганда азрак,  
кырыкка  якын егет армия сафларына алыныр дип көтелә”, – ди районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов.


4 апрельдән хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр медицина комиссиясе уза башлады. Коронавирус инфекциясе бераз чигенсә дә, хәрби комиссариатка егетләрне барлык саклык чараларын саклап кына уздыралар. 

– ди Ленар Әхмәтҗанов. – 


Районда табиблар җитмәгәч, Казаннан, Чаллыдан, күрше-тирә районнардан киләләр. Барлык белгечләр дә булачак. Әгәр сәламәтлекләре  тиешле 
параметрларга туры килмәсә, аларны ныклап тикшерелү өчен Чаллы, Казан хастаханәләренә җибәрәбез. 


– Нигездә егетләрнең сәламәтлеге ничек?


– Егетләрнең сәламәтлеге елдан-ел түбәнәя. Без яшь вакытта урамнан кайтып керми идек. Хәзер тау шуган, рәхәтләнеп уйнап йөргән егетләрне күргән юк. Алар күпчелек компьютер каршында утыра. Мәктәптәге физкультура дәресләре генә җитеп бетми. Аерым түгәрәкләрдә шөгыльләнмәсәләр, сәламәтлекләре ныклы була алмый инде. 


– Ленар Сәмигулович, улларын Украинага җибәрмәсләрме дигән сорау ата-аналарга тынгы бирми...


– Россия Федерациясе Оборона 
министры Сергей Шойгу журналистлар белән узган  брифингта  Украинада барган операциядә офицерлар һәм килешү нигезендә хезмәт итүчеләр генә катнашачак дип белдерде. Безнең армиягә алынган егетләр кайнар нокталарга җибәрелмәячәк. Алар үзләренең хәрби частьларында бер ел хезмәт итеп, өйләренә кайтачак. 


– Әгәр бала мәктәпне тәмамлагач, уку йортына керергә теләсә...


– 11 нче сыйныфны тәмамлаучы егетләргә көзгә кадәр уку йортларына керү өчен вакыт бирелә. Укырга кергәч, аны тәмамлаганчы хәрби хезмәткә чакыруны кичектереп тору (отсрочка) бирелә. Шуның өчен армиягә беренче чиратта техникум, югары уку йортларын тәмамлаган егетләр бара. 11 нче сыйныфны тәмамлау белән армия сафларына китүче берничә егет тә бар. Форсаттан файдаланып, шуны да җиткерәсем килә. Армиягә киткәнче егетләргә военкомат аша ДОСААФта  С категориясенә уку мөмкинлеге бар. Әгәр С категориясе белән бер ел стажлары булса, бу очракта махсус уку йортларында ярты ел укып, авыр йөк, кран машиналары йөртү хокукына ия була алалар. 


– Әгәр егетләр медкомиссия үтәргә килмәсәләр...


– Андыйлар да була. 2021 елның көзге чакырылыш вакытында күп кенә егетләр медицина комиссиясе үтәргә килмәделәр. Аларның 9ына административ эш кузгаттык. Өчесе штраф түләделәр. Калганнарының документларын суд приставларына җибәрдек. Алары инде штрафларын суд приставлары аша түләячәкләр. 14 егетнең документын җинаять эше ачу өчен тикшерү комитетына җибәрдек. Чөнки алар повесткаларын алсалар да, узган елгы язгы, көзге чакырылышка килмәделәр. Икесенә суд булып, штрафка тартылганнар. Калганнарының эше якын арада каралачак. Штраф кына армиядән азат итә алмый. Суд булгач, бер ел үтүгә, алар кабат армиягә чакырылалар. Шуның өчен әти-әниләргә военкомат чакырганда улларыгызга килергә кирәк дип әйтәсем килә.  


– Повестканы алмасаң, военкоматка бармасаң да була, дигән фикер дөресме?


– Һич юк. Чөнки без повестканы уку йортларына, яисә эш урыннарына җибәрәбез. Эш урыннарын яшерсәләр дә, аны полиция аша эзләп табабыз. Тагын кабатлап, шуны әйтәм. Әгәр бала сәламәт булмаса, медицина комиссиясе аны армия хезмәтеннән азат итә. Бары тик сау-сәламәт егетләр генә армия сафына алына. Бер ел күп вакыт түгел. Армия сафында хезмәт итүче егетнең әнисе монда вакытта улым сөйләшми иде. Сорауларга да әйе, юк дип кенә җавап бирә иде. Армиягә киткәч, рәхәтләнеп сөйләшә башлады, дип сөенеп торды. Оборона министрлыгы сайтларында булачак солдатлар өчен махсус сайтлар бар. Анда хезмәтнең авыр һәм җиңел яклары күрсәтелгән. Хезмәт иткән вакытта ул сайтлар аша командованиега мөрәҗәгать итәргә була. Һәр хәрби билетның тышына минем һәм хәрби комиссариатның телефон номерын ябыштырып җибәрәбез. Хезмәт иткәндә кыенлыклар туа икән, турыдан-туры миңа шалтырата алалар. 

 


– Егетләребез медицина комиссиясе белән бергә һөнәри, психологик сайлап алу да үтәләр. Аның нәтиҗәсе бик мөһим. Чөнки үзләре белән бергә хәрби частька китә. Язгы чакырылыш башлану белән ике әйберне искәртеп китәсем килә. 2004 елгы егетләргә быелга отсрочка рәсмиләштерелә. Егетләр уку йортларыннан укулары хакында дөрес белешмә алсыннар иде. Чөнки ата-аналар тарафыннан военкоматка ярамаган мени инде теләсә нинди белешмә,  дигән сүзләрне дә ишетәбез. Әмма безнең дә үзебезнең таләпләр бар. Ничәнче елда укырга кергән, ничәнче курста укый, уку йортының аккредитациясе, лицензиясе нигезендә генә отсрочка бирелә. Әгәр шәхси мәгълүматларында үзгәреш була икән, егетләр ике атна эчендә аны безгә хәбәр итәргә тиешләр ,

– ди гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм һөнәри, психологик сайлап алу буенча хәрби комиссарның өлкән ярдәмчесе Гөлназ Нуруллина.
Азат Шәехов, Чуракай авылыннан:


– Мин быел Чаллы политехника колледжын тәмамлыйм. Диплом алу белән армиягә китәргә җыенам. Һәрбер егет армия сафларында хезмәт итәргә тиеш дип исәплим. Армиядә булып кайткач, эшкә урнашу да җиңелрәк булачак. 


Алмаз Шәехзамов, Актаныш авылыннан:


– Быел Чаллы шәһәрендәге автомеханика техникумын тәмамлыйм. Читтән торып, югары уку йортына кергәч, көз көне армия сафына барырга җыенам. Үземне сәламәт хис итәм. Армия егет кешегә чыныгу, тормышка башка күзлектән карарга ярдәм итә дип уйлыйм. Бер ел озак түгел, үтәр дә китәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Районыбыз сулышы Актаныш хәбәрләре Язгы чакырылыш