Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Юлларда һәрчак яшел ут янсын

Балалар бакчалары арасында ике елга бер тапкыр үткәрелә торган “Яшел ут” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булып, җиңүчеләрне “Әтәчкәй” балалар бакчасында бүләкләделәр.

                                 Конкурс юл хәрәкәте дәүләт бюджет учреждениесе, ТРсы Мәгариф һәм фән министрлыгы, район мәгариф идарәсе, ЮХИДИ идарәсе, юл хәрәкәте иминлеге фәнни үзәге белән берлектә уздырыла. 
                                 Балалар бакчага кечкенә яшьтә киләләр. Тәрбиячеләр исә һәр төркемгә аерым перспектив план булдырып, шуның нигезендә балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыралар. Тәрбиячеләр әлеге юнәлештә бик актив эшлиләр. Бу бакчада үткәрелгән чараларда да яхшы күренә. Бәйгенең максаты да балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кечкенә яшьтән күңелләренә сеңдерүдә тәрбиячеләрнең осталыгын арттыру булып тора. 
– Республика бәйгесенең район этабында 14 тәрбияче катнашты. Ул өч этаптан торды. Беренчесендә алар ике еллык эшчәнлекләрен чагылдырган папка тутырдылар. Эш дәфтәре ясадылар. Башка еллардан аермалы буларак, быел тәрбиячеләр юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре буенча сорауларга вакытка җавап бирделәр. Өченче этапта балалар бакчасында шушы темага кагылышлы ачык шөгыль күрсәттеләр, – ди районның ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева. 
– Ни өчен ПДД буенча имтихан этабы  да кертелде?
– Безнең күпчелек тәрбиячеләр руль артында йөриләр. Шуның өчен алар ел саен кагыйдәләрне исләренә төшерергә һәм аны үтәргә тиешләр дип исәплибез. Чөнки юл хәрәкәте кагыйдәләрен истә тотмаучы хатын-кызлар аркасында юл һәлакәтләре бик күп була. Икенчедән, балаларга кагыйдәләрне өйрәткәндә, аны үзең дә бик яхшы белергә тиешсең. 
Билетны тәрбиячеләр вакытка чиштеләр. Араларында бер хатасыз чишүчеләр дә бар иде. 
– Ике елга бер тапкыр үткәрелүче “Яшел ут” бәйгесендә тәрбиячеләребез бик теләп катнашалар. Башка еллардан аермалы буларак, быел тәрбиячеләргә авторлык хокукларын кулланып, балалар бакчалары тәрбиячеләре, балалары өчен эш дәфтәрләре дә ясарга тәкъдим ителгән иде. Безнең район бакчалары өчен икенче кечкенәләр төркеме балаларына эш дәфтәре ясарга кирәк иде. Тәрбиячеләр ФДББС таләпләрен,  балаларның яшь үзенчәлекләрен, өйрәнелергә тиешле темаларны истә тотып, эш дәфтәре ясады. Бик матур, бай эчтәлекле, зәвыклы эшләнгән эшләр күп булды. Шушылар арасыннан комиссия иң яхшы бер альбом һәм бер эш дәфтәрен республика этабына  җибәрә. Тәрбиячеләребез ел дәвамында ата-
аналар, төрле оешмалар белән берлектә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күп кырлы эш алып баралар. Аларга рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар телисе килә, – ди район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Лилия Хисмәтуллина.    
 Бәйгенең өченче этабында тәрбиячеләр үзләре хезмәт куйган балалар бакчаларында ачык шөгыльләр күрсәтте. Комиссия әгъзалары аларның һәрберсен игътибар белән карап, хаклы бәя бирде. 
Шөгыльләр берсеннән-берсе 
кызыклырак, мавыктыргыч иде. Биредә тәрбиячеләрнең эш осталыгы да, балаларның бу тема буенча белемнәре дә ачык күренә. Кечкенә балаларның да светофорның төсләрен дөрес итеп әйтеп, аңлатып бирүләре, юл аша чыкканда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген күрсәтүләре мактауга лаек. Чөнки бала күңеленә кечкенәдән сеңгән мәгълүматлар җуелмый. 
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Лена Фазлиева бәйгедә катнашкан һәр тәрбиячегә рәхмәтен җиткерде. Эшләргә анализ ясап, уңай якларын да, эшләнеп бетмәгән урыннарын да билгеләп үтте. Алдагы бәйгедә аларны исәпкә алырга кирәклеген искәртте. 
– Урыннарны “Иң яхшы тәрбияче”, “Иң яхшы юл кагыйдәләрен белүче”, “Иң яхшы шөгыль үткәрүче” номинцияләре буенча чыгардык. Балалар бакчалары арасында аерым урыннар билгеләнде. Иң яхшы дип табылган эшләрдән күргәзмә оештырдык. Аларны башка 
тәрбиячеләр дә үзләренә өлге итеп 
алырлар дип уйлыйм, – ди Лена Фазлиева. 
Һәр номинация буенча җиңүчеләргә  Дипломнар, бүләкләр тапшырды. 
Беренче урын алган Актанышның 6 нчы санлы “Каенкай” балалар бакчасының һәм “Әтәчкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Габдрахманованың эшләре республика этабына җибәрелде.

Гөлгенә Гардиева, “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячесе:
– “Яшел ут” бәйгесендә беренче тапкыр катнаштым. Башта ике еллык эшчәнлегемне чагылдырган папка тутырдым. Ачык шөгыль күрсәттем. Юл йөрү 
кагыйдәләре безгә көн саен кирәк. Аларны искә төшерү максатыннан балалар белән әңгәмәләр үткәрәбез. Эш даими алып барыла. Коллективыма, ата-аналарга булышканнары өчен рәхмәт әйтәм. Үзем өч номинация буенча да бүләкләндем. 
Эльмира Габдрахманова, “Әтәчкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе:
– Педагогик стажым зур булмаса да, әлеге бәйгедә катнашып, көчемне сынап карарга булдым. Эшемне хупладылар. Беренче урынга чыктым. Эш дәфтәремне һәм папкамны  Казанга – республика бәйгесенә җибәрделәр. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча эшчәнлегемә уеннарны кертергә тырышам. Төрле әкият геройлары аша кагыйдәләр балалар күңеленә ныграк сеңә.
Гөлнара Әхнәфова, Меңнәр балалар бакчасы тәрбиячесе:
– Авыл бакчаларына балалар аз йөрсә дә, без дә аларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча ныклы эш алып барабыз. Кечкенәдән үк кагыйдәләрне истә калдырсыннар өчен ата-аналар белән берлектә төрле шөгыль, кичәләр, викториналар үткәрәбез. Шул эшчәнлегебезне туплап, әлеге бәйгедә катнаштым. Бүләкләнүчеләр арасына керүемне белгәч, бик сөендем. Алдагы елларда да катнашырмын димен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш юхиди Актаныш районы Мәгариф Мәгърифәт Район сулышы Район яңалыклары Яшел ут Хәбәрләр Балалар