Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Бүген кер юмагыз, көнләшмәгез һәм... тешләрегезне санамагыз!

Бүгенге көн сынамышлары сабыр булырга киңәш итә.

Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләр ачыкламагыз, аерылышу белән тәмамланырга мөмкин.

Бүген һич кенә яман, дөрес булмаган сүзләр сөйләргә, көнләшергә ярамый. Яман сүзләр йогынтысы үзегезгә кайтачак.

Авырулар килмәсен дисәгез, бүген үсемлекләрне тапамагыз, өзмәгез.

Борынгылар бүген теккән, бәйләм бәйләгән кешенең язмышы буталырга мөмкин, дип ышанган.

Буш савыт-саба бүләк итмәгез, гаилә таркалырга мөмкин.

Кич акча бирмәгез, башка акчаларыгыздан да язарсыз.

Реклама

Ике мендәр өстендә йокламагыз! Югыйсә, уңышсызлыклар киләчәк икән.

Бүгенге көннең кызыклы сынамышы — тешләрегезне санамагыз. Бу хәл югалтуларга була икән.

Башкаларга чир-сырхауларыгыз турында да сөйләмәгез, алар өчләтә артырга мөмкин.

Бүген төшкә кадәр мөһим карарлар кабул итмәскә киңәш ителә, уңышлы булмас.

Бүген кер юмау да хәерле икән, су сәламәтлекне алырга мөмкин, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Район яңалыклары Актаныш хәбәрләре Бу кызыклы Дөнья