Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Каен суын эчәргә яратасызмы?

Ул тәмле генә түгел, файдалы да. Еш кына ифтар табыннарына да чыга әле.

 Каен суының организмга тәэсире:

*организмның саклану үзлеген ныгыта;

*азык үзләштерүне яхшырта;

*кан басымын нормага сала;

*канның циркуляциясен тизләтә, канны чистарта;

*кышкы «йокы»дан соң витаминнар җитмәү белән көрәшә;

*стрессны, хроник аруны киметә;

*озакка сузылган депрессияне җиңәргә булыша;

*йокыны яхшырта, кәефне күтәрә;

*хатын-кызларда менопаузаны җиңеләйтә;

*күрем вакытында мускул тукымасындагы спазмаларны бетерә;

*ирләрнең потенциясен көйли;

*йөрәк эшчәнлеген ныгыта;

*онкологик авыруларга каршы торуны арттыра;

*бөерләрне, үт һәм сидек куыгын, бавырны чистарта;

*холестеринны чыгара;

*ябыгырга булыша;

*яралар төзәлүгә ярдәм итә;

*тырнак, чәч, тән тиресен яхшырта.

Балалар өчен каен суы

Балаларга каен суын эчертү файдалы. Составы гомумныгыту эффектына ия. Ул организмны сезонлы авитаминоздан, вирус инфецияләреннән саклый.

Кечкенә балалар төрле авыруларга тиз бирешүчән. Шуңа рационга каен суын кертергә кирәк. Әз-әзләп биреп, баланы яңа продуктка ияләштерегез. Яз җитү белән яшь ярымлык балаларга бирергә ярый.

Йөкле хатыннарга каен суы

*Каен суын даими эчеп, көчле токсикоздан котылырга мөмкин.

*Каен суы гипотоникларга да, гипертоникларга да килешә.

*Шешенүгә каршы яхшы чара. Ул варикоздан саклый.

*Авырлыкны нормада тота, артык килограммнар җыярга ирек бирми.

*Лактация чорында каен суы эчегез, балага имезә торган сөтегез сыйфатлы булыр.

*Каен суының файдалы сыйфатлары озаграк саклансын өчен аңа йөзем, канәфер, карлыган яфраклары кушалар.

Каен суының зыяны

*Каен бөреләренә аллергиясе булган кешеләргә каен суы эчү тыела.

*Консервланган каен суы шикәр авырулыларга зарарлы.

*Бөерегез авыртса, башта табиб белән киңәшегез.

*Автотрассалар янындагы каеннардан алынган суны эчәргә рөхсәт итмиләр.

*Ашказаны авыртучыларга, бөерендә таш йөртүчеләргә каен суын эчүдән тыелырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Киңәш итеп Актаныш яңалыклары Экология Актаныш хәбәрләре