Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Кишер утыртырга соңламагыз, иптәшләр!

Утырту өчен урынны да дөрес сайларга кирәк икән...

                                    Кишерне гадәттә апрель азагында, көннәр 4-6 градуска кадәр җылы торганда утыртырга кирәк. Соңрак өлгерә торган сортларны 5-10 майга кадәр утыртырга була. Бу яшелчә кыраудан курыкмый, үсентеләре 4 градуска кадәр салкыннарга чыдам.


                                    Кишер мул, төз һәм матур булсын дисәгез, берничә киңәшне истә тотыгыз.


                                    Тамыразыкны җиңел туфраклы, органик матдәләргә бай түтәлгә утыртыгыз. Янмаган тирес кертергә ярамый.
                                    Урынын сайлаганда, помидор, бәрәңге, суган, кәбестә, кыяр, ташкабак үскән җиргә утырту яхшырак булыр. Узган ел кишер яки петрушка үскән җиргә утыртмаска тырышыгыз.
Күп нәрсә сортка бәйле. Үзегез белгән яисә танышларыгыз киңәш иткән сортларны гына утыртыгыз.
Кишерне дөрес утыртыгыз. Орлыкларны рәт арасын 20шәр сантиметр калдырып, 2 сантиметр тирәнлеккә утыртырга кирәк.
                                    Төз, матур кишерләр үстерәсегез килсә, араларын 4-5 сантиметр калдырып сирәкләргә кирәк. Июль башында икенче тапкыр сирәкләп чыкканнан соң, түтәлләргә алсу төстәге марганцовкалы су сибегез. Бор кислотасы кушып җибәрсәгез дә була. Бер чиләк су 3-4 квадрат метр җиргә җитә. Тик алдан түтәлгә бернәрсә дә кушылмаган су сибеп чыгарга кирәк. 20 көн үткәч, моны тагын кабатларга мөмкин.


                                    Көзен дә, язын да утырткан кишерне мүлчәлиләр. Көздән утыртып калдыру уңыш алуны 15 көнгә тизләтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Бу файдалы Актаныш яңалыклары Файдалы киңәшләр Фәһемле тема Актаныш хәбәрләре Кишер