Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Кура җиләген бәйли беләсезме?

Гадәттә, бәйләүнең өч төре кулланыла: шпалера, җилпәзә һәм казык ысуллары.

                            Кура җиләгегез елның-елында зур уңыш биреп сөендерәме? Җәен уңыш аларны сындырмасын һәм җиргә имәсен өчен, кура җиләк ботакларын бәйләп куялар. Гадәттә, бәйләүнең өч төре кулланыла: шпалера, җилпәзә һәм казык ысуллары.

                            *Шпалера ысулында (бу иң яхшысы исәпләнә) рәтләр буйлап урнаштырылган баганаларга ике-өч рәт тимерчыбык сузалар һәм шуларга кура җиләге сабакларын бәйләп куялар.

*Җилпәзә ысулын кулланыйм дисәгез, куакның ике ягына да 1,2-2 метр биеклектәге казыклар кагыгыз, аларның һәркайсына күрше булып үскән ике куак кура җиләгенең яртышарын бәйләп куегыз. *Казык ысулында ботакларны куак уртасына диярлек җиргә кагып кертелгән казыкка бәйлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Бу файдалы Бакчачы блокноты Файдалы мәгълүмат Файдалы киңәшләр Актаныш хәбәрләре Юлай Низаев Бакчачы почмагы һәвәскәр бакчачы