Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Нәркизегез, лаләләрегез чәчәк аттымы әле, иптәшләр?

Суганчалы чәчәкләр язын иң беренчеләрдән булып куандыра.

                                                                 Умырзаялар, крокуслар, нарцисс һәм лаләләр, декоратив суган – барсының да чәчәкләре бакчага нур өстиләр. Ләкин шуны онытырга ярамый: алар чәчәк атып беткәннән соң яфраклары табигый юл белән корырга тиеш. Әнә шундый бакчаны ямьсезрәк күрсәтә торган урыннарны бу чорда яңа компост белән мүлчәләргә кирәк ди тәҗрибәле бакчачылар.


                                                                 Күпьеллык чәчәкләр. Иртә чәчәк атучы күпьеллыклар – примула, медуница, бадан– беренче чәчәкләрне алыштырып, бакчаларыбызны ямьли. Алардан соң чиратта – аквилегия, песи гөлләре, барвинка һ.б. Аларның берсе дә бакчачыдан артык зур игътибар сорамый: гадәти язгы эшкәртү үткәрсәң – шуңа бик тә риза. Тик вакытында чәчәк атып беткән сабакларын һәм саргайган яфракларын гына кискәләп торырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Киңәш итеп Бакчачылык Бакча Бакчачы блокноты Татарстан Республикасы Файдалы мәгълүмат Файдалы киңәшләр Актаныш хәбәрләре Сез сораган идегез Юлай Низаев Бакчачы почмаг