Актаныш

ҮЗЕҢӘ НИЧЕК КАРАТЫРГА:Гашыйк итәргә?

Сер итеп әйтәбез – егетләрнең күңеле кызларныкына караганда нечкәрәк. Бу киңәшләр дә күбрәк егетләр өчен кызык һәм дә фәһемле булыр! Алар күп вакытта оялчан. Кайчак килеп чыккан тупаслык артына шул кыюсызлыкларын яшерергә тырышалар. Егетләргә кызлар белән танышу, сүз башлау, үзләренә гашыйк итү дә шактый авыр.

Кызыксынуын ачыкла. Берәр кыз белән очраша башлаганда, аның кызыксынуларын ачыкларга кирәк. “Бу миңа кызык түгел” дип, ул сөйләгән сүзләрне колак артыннан җибәрмә. Игътибарлы булу киләсе очрашуларда сүз башлау, кызны үзе­ңә карату өчен бик уңайлы ысул.

Нәрсә турында сөйлә­шергә? Кызлар белән барлык темаларга да сөйлә­шергә мөмкин. Уртак кызыксынулар сүз барышында үзеннән-үзе килеп чыгачак. Сүзегез косметика яки ки­ем-салым кебек вак-төяк ха­кында барса да, кызыксынган кыяфәт чыгар. Вакыт-ва­кыт сораулар бирергә оныт­ма. Әмма аны тыңла­мый­ча, башыңны селкеп, “әйе, әйе” дип утыра күрмә, ул моны шундук сизеп алачак.

Күп сөйләшмә. Шуны онытма: кызлар бераз сәер­рәк халык. Егетнең берәр сү­зе ошап бетмәсә, кинәт кәефләре төшәргә, кайтып китәргә дә мөмкиннәр. Шуңа күрә беренче очрашуда ук үзеңә генә кызыклы булган мәзәкләрне сөйләп, кычкырып көлеп, бертуктамый бы­тылдап йөрмә. Артык күп сөй­ләшкән егетләрне кызлар бик яратып бетерми. Алар фикеренчә, ир-ат тыңларга, ә хатын-кыз сөйләргә тиеш. Шунысы да бар: кыз кеше беренче очрашуларда сине ныклап сынаячак.

Ихлас булырга тырыш. Аңа ошыйм дип, үзеңне шәб­­рәк егет итеп күрсә­тергә тырышма, мактанма. Кызлар сизгер халык. Синең “чын йөзеңне” шундук си­зәчәкләр. Шуңа күрә нинди бар, шундый бул. Берәр нәр­сәне белмисең яки булдыра алмыйсың икән, бу турыда әй­тергә курыкма. “Алгебрадан (химиядән, инглиз теленнән һ.б.) бу мисалны аң­лап җиткермәдем. Әмма бер­­гәләп тырышсак, аны, һич­шиксез, чишәчәкбез” ди­гән сыманрак итеп, йомшак кы­на үзеңнең хә­зер­гә моны булдыра алмавыңны аңлат.

Юл куя бел. Әгәр ошаткан кызыңның холкы синеке бе­лән туры килә икән, бу ях­шы. Чөнки бер типтагы ке­ше­ләр бер-берсенә тартыла. Мә­сәлән, егетнең тик ке­нә сөйләшеп утырасы килә ди, ә кыз шау-шулы дискотекага барырга тели. Мондый очракта бер-береңә юл куярга өйрә­нергә кирәк. Ә бу күп вакытта егет җилкәсенә тө­шә.

                                          Белгечләр хисләреңне яулаучыга сөйләшкәндә күбрәк шәхси тормышын ачыклаучы киңәшләр бирергә куша. Аның сере дә сезгә якынаер өчен сәбәпче булыр.Игътибар билгесе булган бүләкләр бирү, чагу мизгелләрне бергә кичерү дә мөнәсәбәтләр корганда бик мөһим.

                                          Бертөрле хронотиплы кешеләр бер-берсенә ныграк тартыла, аларга бергә яшәү җиңелрәк. Сүз “тургайлар” һәм “ябалаклар” турында. Йокы тәртибен синхронлаштыру уртак тормышны җайлы итә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: