Актаныш кызы «Йолдызлык»та тун белән бүләкләнде
Актанышта Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Созвездие – Йолдызлык- 2025» эстрада сәнгатенең XXV ачык республика яшьләр фестиваленең зона этабында Актаныш кызы Рузилә Сабирова затлы тун белән бүләкләнде.
Актанышта Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Созвездие – Йолдызлык- 2025» эстрада сәнгатенең XXV ачык республика яшьләр фестиваленең Гала-концертында бик къп райондашларыбыз хөрмәтләнде. Актаныш һәм Мөслим, Әгерҗе һәм Минзәлә районының нәни йолдызлары арасында затлы тунга Актаныш кызы Рузилә Сабирова лаек булды. Рузилә «Вокал-соло» номинациясендә 1 урынны алды. Афәрин, котлыйбыз! Республика этабында да матур итеп чыгыш ясарга язсын сиңа сандугачыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев