Актаныш

14–20 мартка йолдызнамә

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнада гадәти кысага сыешмаган күп кенә вакыйгалар булачак. Гомумән, сезгә кагылышлы үзгәрешләр башланып китәчәк. Барысы да үзегезнең кыюлык һәм тәвәккәллеккә барып тоташачак.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Серләрегезне беркемгә, хәтта якын туганнарыгызга да вакытыннан алда ачып салмагыз. Юкса күңел сүрелү куркынычы юк түгел. Кафе-рестораннарда сак булу ягын карагыз, юкса ашказаны-эчәк системасы үзен сиздерергә мөмкин. Атна ахырында әйбәт яңалыклар көтегез.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Атна бер генә төрле узмастыр: ниндидер шикләнүләр, аңлап бетермәүләр булырга мөмкин. Иң мөһиме – яңа эшкә тотынмау, юкса кинәт кенә баш калкыткан кыенлыкларга юлыгу куркынычы бар… Атна ахырында үзегезгә карата сәеррәк, әмма алга таба үсү өчен бик кирәкле фикерләр ишетәчәксез.

Кысла (22.06 – 22.07) Бурычлар атнасы. Булса соң – алар искиткеч зур канәгатьлек хисе белән үтәләчәк. Ләкин якыннарыгыз белән үзара аңлашылмаучанлык кына килеп чыгарга мөмкин. Сәбәбеме? Күзгә карап алдашу…

Арыслан (23.07 – 23.08) Акча мәсьәләсендәме ул, мәхәббәт «фронт»ындамы – һәркайда моңарчы күрелмәгән биеклекләргә ирешәчәксез. Әле тагын сизгеррәккә дә әйләнәчәксез! Бигрәк тә – юлда. Өс-башыгызны яңарту теләге туар: моның өчен акчасы да, башкасы да бик җиңел табылыр.

Кыз (24.08 – 22.09) Кыюсызрак булуыгыз бераз гына кыенлыклар китереп чыгармагае. Килеп туган теләсә кайсы хәлләрдә бирешергә ярамый: хаклык сезнең якта! Ялгызлар үзләренә тиң ярларын очратачак, ә гаиләлеләргә бер-берсен тагын да күбрәк ярату, ихтирам итү өчен шәп кенә сәбәпләр чыгачак.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Карьера баскычыннан югарырак үрмәләү авыргарак туры килә башладымы? Күңелегезгә ниндидер шикләр кереп оялаган вакыт шул… Хафаланасы юк: инде атна уртасында, үзегезне балаларча сөендереп, күп кенә нәрсәләр ачыклана башлаячак.

Чаян (24.10 – 22.11) Тормышыгыздагы карарак полосаның кардай аппагына алышынуына күп калмады бугай… Һәрхәлдә 

атна башындагы бер проблеманың очына чыгу шуны расларга тиеш. Ә инде атна ахырында колагыгызга чалынган әйбәт кенә яңалыклар үзегезгә гүя канатлар куячак.

Укчы (23.11 – 21.12) Көтмәгәндә генә ныклыкка сынау узарга туры киләчәк. Әйтергә кирәк, аны сез искитмәле дәрәҗәдә матур һәм оста итеп башкарып чыгачаксыз. Әҗере дә мулдан булачак…

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Туктап калып, күптәнге хаталарыгызны төзәтергә туры килмәгәе. Атна уртасында беравык эшегез бармый кебек тоелыр, хезмәттәшләрегез белән бераз әйткәләшеп алулар да булыр. Ә инде шуннан соң берсеннән-берсе яхшырак вакыйгалар башланып китәр.

Сукояр (21.01 – 19.02) Гади, әмма бик күңелле, бәрәкәтле чор. Кинәт кенә башыгызда туган уй изге бер гамәлгә этәрер. Әлбәттә, сез аның өчен кызармаячаксыз, бәлки иксез-чиксез горурлык хисләре кичерәчәксез.

Балык (20.02 – 20.03) Хисләргә бирелеп алырга туры килмәгәе. Вакыты шундыйрак чөнки… Ерактан ишетелгән бер хәбәр күңел кылларыгызны тибрәтеп җибәрер. Кыскасы, бик хисле һәм хикмәтле чор.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: