Актаныш

18-24 апрельгә йолдызлар ни фаразлый икән?

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар. Бу атнада сез акча турында уйларсыз. Тиз баю схемаларына эләгә аласыз, ләкин тынычлык саклагыз. Йолдызлар сезнең тиз һәм импульсив хәрәкәт итәргә яратуыгызны беләләр, шуңа да сезгә бераз сак булырга өйрәнергә кирәк.

Үгезбозау. Ниһаять, сез игътибар үзәгендә. Моның белән ләззәтләнегез, әлегә мөмкинлекләр бар. Ял көннәрендә сезне туганнарыгыз үзләренә кунакка чакырачаклар. Һәм, ниһаять, якшәмбе – яраткан кешегез белән флирт өчен һәм аның белән вакыт уздыру өчен менә дигән көн.

Игезәкләр. Сезгә башка кешеләр белән аралашу бик ошый. Үзегезне бәхетле итеп тояр өчен сезгә нәрсә кирәклеген аңларга, моннан тыш, зур булмаган үзанализ ясарга да киңәш ителә. Нәрсә генә булса да, үзегезне саклагыз!

Кысла. Вакытыгызны дусларыгыз белән үткәрегез һәм ләззәтләнегез! Сишәмбе көнне сез үз фикерегезне әйтү һәм сезгә битараф булмаган кешеләр белән очрашу теләге артуын сизәчәксез. Бу атна яңа белемнәр үзләштерү өчен дә бик яхшы вакыт. 

Арыслан. Эштә югары максатлар куярга вакыт җитте. Сез, әлбәттә, аннан үзегез теләгәнне алырсыз! Шәхси тормышыгызда күтәренке кәеф һәм уңай хис-кичерешләр көтегез. Якшәмбе башка кешеләр белән аралашу өчен вакыт булырга мөмкин. 

Кыз. Сез алдыгызга реалистик максатлар куя һәм алга таба хәрәкәт итә алачаксыз. Бу атнада дусларыгыз белән аралашырга әзер булырсыз, читтә калмассыз. Йолдызлар сезгә күтәренке кәеф вәгъдә итә.

Үлчәү. Киләсе берничә атнаны сез башка кешеләр белән элемтәләрне ныгытуга багышлаячаксыз. Бу атнада йолдызлар сезнең карьера зонасына күчә, сезне үзегезнең нәрсә теләвегезгә игътибарны юнәлтергә чакыра. 

Чаян. Бу атнада сезне романтик кичерешләр көтә. Партнерлык зонасындагы йолдызлар аеруча ныклы элемтәдә – җитди мөнәсәбәтләргә әзер булыгыз. Бу атна шулай белем эзләү белән дә бәйле. Әмма өйрәнгәннәрегезне дөрес файдаланыгыз.  

Укчы. Сезнең өегездә генераль җыештыру үткәрәсегез килә. Моны бернинди киртәләрсез башкарып чыга алачаксыз. Ниһаять, романтик кәеф барлыкка киләчәк. Ялгызлар да, һичшиксез, парларын таба алачак.

Кәҗәмөгез. Бу атнада сезне күңелле вакыйгалар көтә. Бөтен нәрсәдә дә үз фикерегезне ачыктан-ачык әйтегез – хәзер ул яхшы кабул ителә. Җомга көнне сез үз парыгызны табачаксыз.  

Сукояр. Сез өйдә утыра торган кеше түгел, әмма бу атнада барысы да үзгәрәчәк. Өй эшләренең кызган чагы. Ялларда йолдызлар гаиләдә бераз кыенлыклар килеп чыгуы бар дип искәртә. Тынычлыкны саклагыз. 

Балыклар. Үз максатыгызга ирешүдә ышанычлы алымнар куллануыгызны ачыкларсыз. Ялларда җиңелчә гашыйк була аласыз – бу күңелле хәл, ләкин сезнең өчен куркыныч та. Башыгызны югалта күрмәгез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: