Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

4-10 апрельгә йолдызнамә

Бу атнада безне ниләр көтә? Йолдызлар фаразы.

Кучкар

Атнаның беренче яртысында күптән кичектерелеп килгән эшләргә керешергә кирәк. Бу вакыт зур проблемаларны хәл итү өчен бик уңайлы булачак. Алар белән шөгыльләнергә теләмәсәгез дә, үзегезне мәҗбүр итәргә һәм башларга кирәк. Финанс хәле шулай ук нәкъ менә шушы көннәрдә яхшырачак, йолдызлар акча эшләүнең пассив ысулларына игътибар итәргә киңәш итә.

Үгезбозау
Бик уңышлы чор көтелә, төрле өлкәләрдә бик күп кызыклы тәкъдимнәр алачаксыз. Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр финанс эшләре уңышлы булачак, бу – нинди дә булса предприятиегә акча салу һәм керемнең яңа чыганакларын эзләү өчен идеаль чор. Атнаның икенче яртысында шулай ук эш өлкәсендә яңа танышлар барлыкка киләчәк.

Игезәкләр
Сезгә атнаның беренче яртысы яңа проектлар башлау яки үз эшегезне ачу өчен яхшы булачак. Шәхси тормышта да шулай ук кызыклы очрашулар һәм тәкъдимнәр булыр. Моннан тыш, ялгыз Игезәкләр үз сөйгән ярларын табачак. Атнаның икенче өлеше акча һәм карьера өлкәсендә нинди дә булса бурычларны яки проблемаларны хәл итү өчен уңайлы булыр дип фаразлана.

Кысла
Бу чор истә калачак. Бу атнада Кыслалар үзләренә максималь ышанган һәм максатка омтылган булырлар. Дүшәмбе көнне дусларыгыздан ниндидер тәкъдимнәр булуы ихтимал. Һәм моңа колак салырга, уйланырга кирәк. Алдагы көннәрдә мөһим вакыйгалар көтелми, әмма бөек эшләргә әзерләнү вакыты булачак. Ә менә атнаның икенче өлеше исә үзегезне тулысынча күрсәтү өчен менә дигән момент.

Арыслан
Атна башы Арысланнарга үз-үзләренә ышанычны югалту белән яный. Бу чорда хезмәттәшләрегез белән конфликтлар куркынычы көчәячәк, килешүләргә килергә мөмкин булмаячак, финанс югалтулары ихтимал. Атна уртасындагы очрашулар һәм дуслар белән аралашу күңел тигезлеген һәм ышанычны кире кайтарырга ярдәм итәчәк. Тулаем алганда, аз таныш кешеләр белән аралашу позитив хисләр бирергә сәләтле, шуны онытмагыз.

Кыз
Әлеге билге вәкилләре үз-үзләренә ышанган булудан куркырга тиеш, үз хаклыгыгызны гына тоеп яшәү бер дә яхшыга булмаячак. Эштә һәм финансларда уңышсызлыклар дүшәмбе көнне башланып, җомга көнне тәмамланачак. Бу көнне ярдәм итә һәм рухландыра алган кешеләр компаниясендә үткәрергә тырышыгыз. Калган көннәр уңайлы һәм позитив вакыйгалар гына вәгъдә итә.

Үлчәү
Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр финанс операцияләре башкару һәм эштә инициатива күрсәтү өчен уңышлы булачак. Ә менә җомга көнне эштә проблемалар һәм киртәләр килеп чыгуы ихтимал. Шуңа күрә бу тәүлекне я өй эшләрендә үткәрү яхшырак, яки күңел ачу чараларын планлаштыру әйбәт. Кунакка бару өчен иң шәп көн булачак бу.

Чаян
Бу атнада Чаяннарга ниндидер үзенчәлекле бүләкләр көтәргә кирәкми, йолдызлар аларга зур булмаган уңышсызлыклар вәгъдә итә. Дүшәмбедән тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләр катлауланачак, бигрәк тә иң якын кешеләр белән. Атна тулысынча диярлек начар кәефтә узачак. Активлык һәм энергия җомга көнне генә кайтачак.

Укчы
Әлеге билге вәкилләренә бу атна борчулар, шикләр һәм күңелсез мизгелләр алып киләчәк. Алар эштәге хәлләрдән һәм йөрәк ятмаган эшләрдән башланачак. Бу көннәрдә чыгымнарны чикләргә һәм эре сатып алуларны планлаштырмаска кирәк. Ял көннәре күңелле кешеләр белән аралашуны һәм рухи тигезлекне торгызуны вәгъдә итә.

Кәҗәмөгез
Атнаның беренче өлешендә ялгызлар үз парларын табачак. Айның үсә барган фазасы аларның оптимизмын һәм тормышчанлыгын арттырачак. Ә бу исә каршы җенеснең сокланулы карашларын җәлеп итәчәк. Бу көннәрдә эштә артык тоткарланырга кирәкми. Дустанә кичәләрдә яисә халык алдында үткәрелә торган чараларда катнашу өчен вакыт табарга кирәк.

Сукояр
Бу чор шәхси характердагы вакыйгаларга шактый бай булачак. Дүшәмбе көнне иң якын кешеләр белән талашуыгыз бар, ә мөнәсәбәтләрдә булган парлар исә бер-берсе белән аралашуда кыенлык кичерәчәк. Алга таба исә сораулар һәм каршылыклар онытылачак, компромисслар табылачак. Ялгыз Сукоярларга исә йолдызлар бик күп игътибар һәм комплиментлар вәгъдә итә.

Балык
Атнаның беренче көне Балыкларга яңа файдалы танышулар һәм эштә зур активлык китерәчәк, әмма шәхси тормышта күңелсез вакыйгалар сишәмбе көнне үк башланачак. Аның каравы җомга көнне барысы да җайланачак, гашыйклар татулашачак, ә ялгызларга исә берәр төрле кичәгә, бәйрәмгә барырга кирәк булачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы йолдызнамә Яңалыклар Йолдыз Кызык дөнья Йолдызлык Сез сораган идегез Кызыклы мәгълүмат