Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Актаныш районында 7 декабрьдән суыта башлый: -13 градуска кадәр салкын көтелә

Юлларда бозлавык, сак булыгыз!

 Декабрь башы Татарстанда җылы булачак, әмма аннары республикада шактый кискен салкыннар көтелә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фаразлардан күренә.

Иртәгә, 3 декабрьдә, төбәктә аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кар, көндез җепшек кар явуы ихтимал. Аерым районнарда буран булырга мөмкин, юлларда бозлавык саклана.

Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 3-8 градустан түбәнрәк, көндезге сәгатьләрдә +2дән -1 градуска кадәр була. Республиканың төньяк-көнбатышында җылырак булачак.

Шимбә көнне, 4 декабрьдә, бераз кар һәм җепшек кар көтелә. Һава температурасы -2дән +1 градуска кадәр булыр дип фаразлана. Шул ук вакытта Татарстан «чираттагы циклон йогынтысында булачак». Атмосфера фронтлары үзләре белән җепшек кар алып киләчәк, яңгыр явачак, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип искәртә синоптиклар.

Реклама

Якшәмбе көнне, 5 декабрьдә, циклон көнчыгышка таба китәчәк. Төнлә, нигездә, кар булырга мөмкин. Төбәк буенча урыны белән буран көтелә. Көндез атмосфера басымы күтәреләчәк һәм явым-төшемнәр тукталачак. Һава температурасы тәүлек дәвамында 0-5 градус тирәсендә була.

Шул ук вакытта, метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 6 декабрьдә, Татарстан төньяк-көнбатыш антициклон йогынтысында булачак. Димәк, явым-төшем көтелми. Температура 4-9, ә кайдадыр 13 градуска кадәр салкынайтачак.

7 декабрьдә төнлә явым-төшем булу ихтималы бик аз, ә сишәмбе көндез яңадан кар явачак. Һава температурасы төнлә -13тән -18 градуска кадәр, көндез -4тән -9 градуска кадәр фаразлана. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X