Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

БЕР РӘХМӘТ МЕҢ БӘЛАДӘН КОТКАРА: 62 көннән соң коймалы булдык!

МТС бистәсенедәге Бакча урамында яшәүчеләрнең койма проблемасын язып чыкканнан соң, 62 (!!!) көн буе бу юнәлештә хәрәкәт күзәтелмәде.

Кая гына мөрәҗәгать итеп карамады алар – мәсьәлә уңай чишелеш  тапмады. 


9 май ялларыннан  соң койма тотылачагына ышанган халыкның  түтәлләре каерылып, кишер-чөгендерләр төртеп чыкты – койма гына күренмәде. 


Бакча урамындагылар кул селтәгән иде инде, 26 июнь көнне җаваплы оешма вәкилләре койманы тотып, тирә-ягын тәртипләп китте. “Ышанмый тордык, тотып-тотып карадык”, - ди өмет өзгән яшәүчеләр. 


Рәхмәтне кемгә әйтергә генә белми алар бүген.  “Бу эшкә кулы тигән һәркемгә рәхмәт яусын! Онытмадылар бит, эшләп куйдылар”, - дип сөенә коймалы булган райондашлар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев