Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

БЕЗНЕҢ АЛХӘБӘР: Быел Ык буе авыллары Сабантуе Актанышка чакыра!

Ык буенда яшәүче халыкны Актаныш сабантуе берләштерәчәк.

2019 елда «Сабан бәйрәме» н үткәрү көннәре расланды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туе вакыты турындагы документларны имзалады.

Нәтиҗәдә, Казанда бәйрәм 23 июньдә, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада 16 июньдә узачак. Татарстан районнарында Сабантуй 8−9 июньдә каралган.

Ә менә Актаныш районында милли бәйрәмебезне үткәрү көне үзгә булачак, хәер, Актаныш Сабантуе быел үзе үк бик үзенчәлекле. Чөнки милли йөзебез, татар телебез, җыр-моңнарыбызның даны еракларга таралган районыбызда Ык буе Сабан туе гөрләячәк. Исеменнән үк аңлашылганча, Актаныш Ык елгасы тирәли урнашкан 14 районны үзенә туплап, хезмәт бәйрәмен киң масштабта каршы алыр дип көтелә. Татарстан, Башкортстан республикалары белән беррәттән Сабантуйга Ырынбур өлкәсеннән дә милләттәшләребез чакырулы. 

III Бөтенроссия  Ык буе авыллары Сабан туе  16 июнь, якшәмбе көнне,һәммә барчагызны  районыбызның үзәк Сабан туе мәйданына дәшеп кала! Татар халкының миллилеген, рухи йөзен Актаныш гәүдәләндерәчәк – рәхим итегез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев