Лилия БӘХТИЕВА, автор фотосы автор яңалыклары
-
ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: Актаныш районында 334 үзмәшгуль салым түли һәм иркенләп эшли
Бүген без һәрбер тәкъдим ителгән хезмәт үз клиентын таба торган заманада яшибез. Дәүләт исә идеяләребезне тормышка ашырырга шәп мөмкинлекләр бирә - файдасын күрергә омтылсак иде!
-
МАТУРЛЫК САГЫНДА: Актанышны чәчәкләргә төрә үзебезнең Дания
Район халкының ихтыяҗын канәгатьләндерергә сәләтле сату ноктасы булдыруга Дания Әнвәр кызы урау юллар аша килә. Һөнәре буенча умартачы кыз 17 елдан артык гомерен бал кортларына багышлый – ул чор “Таң” хуҗалыгы белән бәйле. Кем белә, бәлки Такталачык кызы бу юнәлештә дә зур танылу алган булыр иде, әмма дөньялар көйсезләнеп китә...
-
АВЫРТКАН УРЫН: Тапшырылган сөткә бәя түбән икән, монда җирлек башлыкларының да гаебе бар
Шәхси секторлардагы терлек хәрәкәтенә анализ - Актаныш районында ай саен үткәрелеп килүче 24 форма-киңәшмәнең мөһим бер өлеше булып тора.
-
АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Актанышның “зөбәрҗәт” юбилярлары
Районда аларны белмәгән кеше юктыр: үзара гел ихтирам итешеп яшәгән бу сөйкемле парны бүгенге көндә авылдашлары бик хөрмәт итә, якыннары ярата, балалары олылый.
-
ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: Актаныш районында "Мәхәббәт һәм тугрылык" медаленә лаек булган гаилә билгеле
Бу медаль белән иң кимендә 25 ел законлы никахта яшәүче, үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка корылган гаилә мөнәсәбәтләренең ныклыгы белән халык арасында абруй казанган парлар бүләкләнә.
-
25 ФОРМА: Актаныш районы май аена нәтиҗә ясады
Көн кадагына чыгарылган мәсьәләләр буенча җаваплы затлар хисап тотып, алга куелган максат-бурычлар билгеләнде.
-
24 ФОРМА-КИҢӘШМӘ: Иске Кормаш сыерлары кәҗә түгел – 17,50 тиен сөткә бәя түгел!
Юк, ярамый халыктан болай көлергә, ярамый!
-
АКТАНЫШТА СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Актанышта балаларның җәйге ялын оештыруга хакында киңәштеләр
Хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингының 14 май көнгесе Актаныш районында балаларның җәйге ялын оештыруга багышланды.
-
ШӘП ЯҢАЛЫК: Быел "карга боткасы" Актаныш районының һәр җирлегендә үзәкләштерелгән төстә пешәчәк
Быел исә “карга боткасы” Актаныш районы җирлекләрнең һәрберсендә үзәкләштерелгән төстә пешәчәк.
-
“КАЙНАР” ТЕМА: Ык буе авыллары Сабантуенда Актаныш районы кунакларны милли йөзе белән әсир итәчәк!
"Олы җыен” бәйгесенең иң югары ноктасы Ык буе авыллары Сабантуе кысаларында ачык чагылачагын азсызыклый оештыручылар. Биредә һәр авыл җирлегенен яшәешен, йөзен, тарихын чагылдырган утарлар сафка басачак.
-
НИ ХӘЛЕҢ БАР, АВЫЛ?: Җирлекләрдә кабыргасы белән торган мәсьәлә чишелеш көтә
Алар авыл котын гына алып тормый, ә янгын китереп чыгару объектлары буларак та куркыныч. Санитар икеайлыктан файдаланып, аларны да тәртипкә китерергә кирәклегенә басым ясалды.
-
БЕЗНЕҢ АЛХӘБӘР: Быел Ык буе авыллары Сабантуе Актанышка чакыра!
Ык буенда яшәүче халыкны Актаныш сабантуе берләштерәчәк.
-
ИСЕМ ҮЗГӘРСӘ ДӘ, ҖИСЕМ ҮЗГӘРМИ: Актанышта "Батыр" исеме кайсы корылмага биреләчәк?
Бинага исем бирү буенча бәйге дә игълан ителгән иде.
-
НИ ХӘЛЕҢ БАР, АВЫЛ?: Яңа форматтагы хисап җыелышын беренчеләрдән булып Түке авыл җирлеге кабул итте (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Быелдан яңартылган форматта оештырылган җыенны беренчеләрдән булып Түке авыл җирлеге кабул итте.
-
КӨН КАДАГЫНДА: Актанышта яңа ел бәйрәмнәре һәм яллары чорында иминлекне тәэмин итү буенча киңәштеләр (+ФОТОЛАР)
Көн кадагында яңа ел бәйрәмнәре һәм яллары чорында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралды.