Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Бүген – 1 апрельдә – беренче тәрәвих намазы

Бүген кояш баю белән, Рамазан ае керә. Кичен, ястү намазыннан соң беренче тәрәвих намазлары укыла башлый. Рамазан аенда кылына торган әлеге намаз 20 рәкәгатьтән тора. Тәравих намазы укылганнан соң витр намазы укыла.

                               Уразаны 2022 елның 2 апрелендә тота башлыйлар һәм ул 30 көн дәвам итә. Уразаның соңгы көне – 2 май. 
Аллаһ Тәгалә Рамазан аенда ураза тотуны динебезнең бер нигезе иткән. 
                               Пәйгамбәребез: «Ислам дине биш баганага нигезләнә, шулардан: рамазан аенда ураза тоту», — дигән. 
Актаныш районы мөхтәсибе, "Җәмигъ" мәчете имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазинга юнәлтелгән сорауларыбызга, җаваплар тәкъдим итәбез.

Руслан хәзрәт, Изге Рамазан аена, Уразага да керәбез. Сәхәрне кайчан тәмамлау хәерле?
- Таң атканы беленгәнче, вакыт бер 15-20 минут калганчы, мәчеттә азан әйтелгәнче үк.

Ифтар мәҗлесләре елдагыча үткәреләчәкме Аллаһ йортларыбызда?

- Ифтарлар, хәзер дүшәмбедән башланып китәчәк.  Махсус тартма куелган, һәр теләгән кеше үз өлешен кертә алачак. 

                               Рамазан — барлык гөнаһлардан пакълану, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү һәм дә юмартлык ае. Тоткан уразалар, укыган намазлар кабуллардан булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Район сулышы Актаныш яңалыклары Дин Әхлак Районыбыз сулышы Актаныш хәбәрләре