Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Бу атнаны йолдызлар безгә ниләр вәгъдә итә?

9-15 майларга йолдызнамә!

 Кучкар (21.03 – 20.04) Аптырап калганда, бер туганыгыз  төпле киңәшләрен биреп сөендерер. Өй мәшәкатьләре күп вакытыгызны алса да, зур канәгатьлек хисе китерер. Акча мәсьәләсе, ниһаять, итәктән тартудан туктар.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Бердәнберегезгә игътибарлырак булырга кирәк: тагын да күбрәк җылылыкка өметләнә бугай ул… Атнаның икенче яртысында бер туганыгыз искиткеч әйбәт хәбәр ирештерер. Керем мәсьәләсендә дә сөенечле яңалыклар ишетелер.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Кунак чакыру яки, киресенчә, кунакка бару өчен әллә ни уңайлы чор түгел. Үпкәләшергә мөмкинсез. Атна уртасында эштә килеп туган хәл үзегезне сәеррәк уйларга этәрер. Ял көннәре бик кызыклы һәм файдалы үтәр.

Кысла (22.06 – 22.07) Мөлаем һәм сөйкемле булуыгызга сокланучылар артыр. Кайберләре хәтта хисләрен дә белдерү җаен табар. Көтмәгәндә генә күптәнге бер танышыгыз белән очрашып күрешү күңелегезне җилкендереп җибәрер.

Арыслан (23.07 – 23.08) Матди хәлегезнең көтмәгәндә яхшырып китүе кайбер планнарыгызга үзгәреш кертер. Мәсәлән, җәй башында ниятләнелгән чираттагы ялны өйдә генә уздыру теләге туристик сәфәргә чыгу ниятенә алышыныр. Атнаның икенче яртысында күчемсез милеккә бәйле бик мөһим бер мәсьәләнең очы күренә башлар.

Кыз (24.08 – 22.09) Инфекция ияртү, салкын тидерү ихтималы бар. Шуңа күрә йолдызлар, май ае булуга карамастан, җылырак киенеп йөрергә киңәш итмәкче. Атнаның икенче яртысында тормышыгызга үзгәреш җиле үтеп керергә мөмкин.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Очрашу-күрешүләргә бай атна. Яңа эш эзләү өчен искиткеч уңайлы чор. Сөйкемле һәм юмор хисенә ия булуыгыз авыр гына мәсьәләне бик җиңел хәл кылу мөмкинлеге бирер.

Чаян (24.10 – 22.11) Атна башында берьюлы берничә эшкә тотына күрмәгез – уңышсызлыкка юлыгып, бик уңайсыз хәлдә калуыгыз бар. Гаиләгездә – тәртип. Атна ахырында муллыкка өметләндерердәй бер вакыйга көтегез.

Укчы (23.11 – 21.12) Узгандагы кайбер вакыйгаларны искә төшерердәй хәлләр булып алыр. Күптәнге танышыгызны очратып, әйбәт кенә яңалыклар ишетерсез. Атна ахырында бер яңалыктан мәмнүн калырсыз.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Уйламаганда-көтмәгәндә дигәндәй, гашыйк булып куюыгыз бар. Әлбәттә, гаиләлеләргә саграк булырга кирәктер… Четерекле бер мәсьәләне искиткеч оста һәм җиңел генә хәл итүегез кайбер кемсәләрнең ачуын чыгарыр.

Сукояр (21.01 – 19.02) Сак булыгыз: туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләрдә шул бер тырмага икенче тапкыр китереп басу куркынычы бар. Хаталар өстендә эш өчен искиткеч әйбәт чор. Моннан тыш җәйге ялга планнар кору өчен дә уңайлы вакыт.

Балык (20.02 – 20.03) Атнаның беренче яртысында акчага бәйле киеренкелек сизелер. Әйтик, кредит түләү мәсьәләсендә бераз кысынкылык килеп чыгар. Әмма куркасы юк: инде атна ахырында ук яңа керем чыганаклары шәйләнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы йолдызнамә Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Сезнең хатлар Йолдыз Актаныш хәбәрләре Йолдызлык Беләсезме