Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Финик җимеше бик файдалы!

Ни өчен Рамазан аенда мөселманнарның өстәленннән бу җимеш өзелми?

                                       Финик Коръәндә күп тапкыр телгә алына. Бу җимеш анда җәннәттә тәкъдим ителәчәк бер нигъмәт итеп сүрәтләнә.

                                       Пәйгамбәребез с.г.в. финик җимешен күпсанлы хәдисләрендә телгә алган. Бу җимеш белән ул уразаны тәмамлап авыз ачарга кушкан. “Сезнең финик җимешегез булса, шуның белән ифтар кылыгыз, әгәр дә юк икән - су эчеп. Чөнки бу – чистарыну” (Әбү Дәүд).

                                       Шуңа күрә Рамазан аенда мөселманнарның өстәленннән бу җимеш өзелми.

                                       Бүгенге көндә финикларның 380 төре билгеле. Пәйгамбәребез с.г.в. “Ашва” дигән кара төстәге финикларны яраткан. Ул бары тик Мәдинә каласында гына үсә. Аны үз куллары белән утыртканы мәгълүм. Бу төр финикны көнгә 7 не ашасаң күз тию һәм сихердән сакланырсың, дигән хәдис бар.

Безнең илдә еш кына финикны хөрмә җимеше дип йөртәләр. Бутамагыз! Хөрмә җимеше ул бөтенләй башка җимеш.

Реклама

                                       Бу җимешнең файдалы үзенчәлекләре бихисап. Аларны кипкән килеш тә, яңа өлгергән килеш тә ашыйлар. Финик яман шеш авыруларының килеп чыгу ихтималын киметә, иммун системасын ныгыта, йөрәк авыртулары куркынычын азайта. Шулай ук А витамины, фосфор, натрий, кальций, калий, лактин, пантотен серкәсе һәм башка төр витаминнар, минераллар, тешләрне кариестан саклаучы фтор бар. Финик җимешендә холестерин юк.

Финик аз калорийлы җимеш: бер финикта уртача 23 калорий. Шуңа күрә дә артык авырлыктан интегүчеләргә, сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларга алыштыргысыз азык, энергия чыганагы ул. Күп илләрдә финикларны кеше сәламәтлеген ныгытучы, гомер озынлыгын тәэмин итүче  җимеш буларак файдаланалар. Кытайда, мәсәлән, финик кына ашап торучы йөзьяшәрләр булуы билгеле.

Бу җимеш тагын күзләр, нерв системасы, акыл эшчәнлеге, эчәкләр өчен файдалы, энергия һәм яхшы кәеф чыганагы булып тора.

 

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы