Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Гает намазы быелгы коронавирус пандемиясе вакытында нинди тәртиптә узачак?

Бу хакта районның имам-хатибы Руслан хәзрәт Мортазин түбәндәгеләрне бәян итте.

-Көтеп алган, мөкаддәс Корбан бәйрәме якынлаша. Шушы бәйрәмне каршы алып, гает намазларын укып, өч көн дәвамында ниятләгән, мөмкинчелеге булган мөселман кардәшләргә корбан чалырга, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга насыйп иләсен. Диния нәзәрәте тарафыннан гает намазларын ачык һавада үткәрергә дигән тәкъдим булды. Корбан гаетенең беренче көне 31 июльдә була.  Иртә белән 5 нче яртыда, үзәк стадионда җыелырбыз дип торабыз. Шунда гает намазларын укып, вәгазь тыңлап, кайткач корбаннарны чалырга мөмкин була. Авылларда да мәчеттә түгел, алдан әзерләнгән ачык һавада җыелып, анда озаклап тормыйча, гает намазлары укып, кайтып корбан чалу мөмкинлеге бирелә. Җирлекләрдә гает намазларын  сабантуй урыннарында уку тәкъдим ителде.  Әгәр мәчет ихатасы иркен булса, шунда укырга мөмкин. Алдан гает намазы укымыйча, корбан чалу дөрес булмый. Шуңа, кем дә кем гает намазына бара алмый икән, гает намазы укылуы турында хәбәре булса, аңа корбан чалу мөмкин була.

Корбанга олы мал: ике яше тулган сыер,  үгез чалына. Бер яше тулган сарык, әгәр яше тулмаса да, алты ае тулып, гәүдәсе бер яшьлек сарыкныкы хәтле икән чалырга мөмкин. Кече малларга сарык, тәкә, кәҗә чалырга була.

Район үзәгендә олы мал чалып, итен мохтаҗларга таратырга дигән ниятебез бар. Район үзәгенең мал сую урынында һәм “СуГаз” оешмасының ихатасында сарыклар чалу оештырылачак. Гаиләдә бурычлардан тыш, 16 мең сум күләмендә буш акча бар икән, бер сарык корбанга чалынырга тиеш. Аның итен бөтен килеш үзеңә калдырырга да була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәлам бер өлешен мохтаҗларга, бер өлешен туганнарга таратсын, бер өлешен гаиләсенә калдырсын, диде. Ә соңгы акчасы булып, мөмкинчелеге аз икән, итне бөтен килеш гаиләсенә дә кулланырга мөмкин.

Корбан бәйрәменең беренче көнендә, ягъни 31 июль көнне гает намазы укылгач, икенче, өченче көнендә, ягъни 2 август көнне  кояш баеганчыга тикле корбан чалырга була. Әгәр яктыртылган урыннар бар икән,  кояш баеганнан соң да корбан чалырга рөхсәт бар. Теләге булганнар алдан белешеп, корбанны ихатасына да китереп бирүләр оештырылачак.

-Быел корбан итеннән авыз итүләр буламы?

-Гает намазы укылган җирләргә кеше битлек, перчаткадан, үзенең шәхси намазлыгы белән килергә тиеш була. Анда кеше белән кеше арасы уңа яктан да, сул яктан да метр ярым ераклыкта булачак. Шулай ук рәт аралары да метр ярым булырга тиеш. Корбан ите чи килеш бүленеп, район үзәгенә таратылачак. Авылларда да корбан итеннән авыз итү өчен җыелу тәкъдим ителми. Теләге булганнар авылдашларына чи килеш тарата ала. Ел саен корбан чалган кешеләрнең корбан итен тапшыру урыннары билгеле. Бик күп дип кардәшләребез Такталачыктагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатка тапшыралар. Мәчеткә бирүчеләр дә бар. Пучыдагы картлар йортына илтүчеләр дә күп.

Корбан гаетен үткәрүдә иминлекне тәэмин итү буенча Роспотребнадзорның Актаныш районы буенча территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Луиза Хафизова үзенең фикерен җиткерде.

- Корбан бәйрәме вакытында коронавирус белән авыручылар булмауны тәэмин итү өчен һәр кешенең үзенә зур җаваплылык йөкләнелә. Иң беренче, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, күпләп кеше җыела торган урыннарга барудан тыелып калсыннар иде. Чөнки республикада 65 яшьтән югары дүрт кешенең берсендә шушы авыру теркәлә. Һәм моның ахыры бик  аяныч бетәргә мөмкин. Шуңа һәр кеше моны аңласын иде. Корбан бәйрәме ачык һавада гына уздырылырга тиеш.

Стадионга капкадан кергәндә дә, намаз укырга басканда да кеше белән кеше арасы метр ярым булырга тиеш. Битлек һәм перчаткаларның чиста булуы шарт.

Корбан чалу урыннарында дезинфекция үткәрелергә тиеш. Корбанга чалынасы малның сәламәт булуы, аның  ветеринария лабораториясе аша тикшерелгән булуы зарур. Корбан итен бүлгән урында да санитария-гигиена таләпләре үтәлергә тиеш. Балта, пычак, тәпәннәрне дә дезинфекцияләү мөһим. Бүленгән итне җиргә куярга рөхсәт ителми. Аларны аерым капларга салып, мохтаҗларга тарату мәслихәт. Бәйрәмнәребез сәламәт мохиттә, авыртуларсыз үтеп китсен дип телим.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш