Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Гыйнварга йолдызнамә

Елның беренче аена аеруча зур өметләр баглыйбыз.

КУЧКАР (ОВЕН)

Гыйнварда сез ризалашырга тиешле көтелмәгән карьера тәкъдиме булырга мөмкин. Шәхси тормышта мөнәсәбәтләрнең көчәюенә бәйле үзгәрешләр вәгъдә ителә. Якыннарга сезнең ярдәм кирәк булачак, моннан баш тартмагыз. Финанс мәсьәләләре сөендерәчәк, көтелмәгән керемнәр булырга мөмкин. Сәламәтлеккә игътибар итәргә, саф һавада күбрәк булырга иммунитетны витаминнар белән тәэмин итәргә кирәк.

Киңәш: 2-3 гыйнвар, 5 гыйнвар, 15-16 гыйнвар, 18, 21, 23 һәм 31 гыйнвар көннәренә игътибар итегез. Бу көннәрдә сезнең тормышыгызда көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин, җитди карарлардан качарга кирәк.

ҮГЕЗБОЗАУ (ТЕЛЕЦ)

Гыйнвар аенда үз интуицияңә колак салу һәм чит киңәшләрне тыңламау мөһим: сезгә ничек эшләргә кирәклеген үзегез яхшырак белә торган вакыт җитте. Үзегезнең зур мәхәббәтегезне каршы алу яки инде булган мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә үстерү мөмкинлеге бик зур. Һөнәри өлкәдә өстәмә бурычлар булырга мөмкин. Даими стресслар һәм арыганлык сәламәтлеккә зыян китерә ала.

Киңәш: 13 һәм 15 гыйнвар, 21, 25 һәм 28 гыйнвар көннәренә игътибар итегез, бу — һәр адымыңны җентекләп уйларга һәм ашыгыч карарлар кабул итмәскә дигән вакыт. 6 һәм 29 гыйнварда мөһим эшләрдән бөтенләй качарга кирәк, чөнки тормышның барлык өлкәләрендә дә энергетик көч кимү була ала.

ИГЕЗӘКЛӘР (БЛИЗНЕЦЫ)

Укый башлар өчен гыйнвар — елның иң яхшы вакыты. Профессиональ күнекмәләрне үзләштерү яки үстерү карьерада уңай үзгәрешләргә китерергә мөмкин. Шәхси тормышыгызда сезнең өчен яңа мөмкинлекләр ачыла: мөнәсәбәтләрне ныгыту яки яңаларын башлау. Гаиләгә һәм ял итүгә вакыт бүлеп бирергә онытмагыз. Ай дәвамында сезнең финанс хәлегезне җиңеләйтә торган күңелле сюрприз булырга мөмкин.

Киңәш: 6 гыйнвар, 20-22 гыйнварга, шулай ук 27-28 һәм 30 гыйнварларга игътибар итегез. Шушы көннәрдә сез, нинди генә тормыш өлкәсенә кагылмасын, үзегез көткән нәтиҗәгә ирешә ала аласыз. 4, 16, 25 һәм 29 гыйнвар көннәре сезнең өчен уңышсызрак булырга мөмкин, шуңа күрә бу даталарга зур планнар кормагыз.

КЫСЛА (РАК)

Ай бик романтик, кызыклы һәм матур вакыйгаларга бай булачак. Сәяхәтләр, якыннар белән бәйрәмнәр, романтика һәм флирт вакыты. Финанс планында да ай тотрыклы булачак. Ләкин менә сәламәтлеккә бик нык игътибар итәргә кирәк.

Киңәш: 3, 7 гыйнвар, шулай ук 10, 14 һәм 21 гыйнвар көннәренә игътибар итегез. Бу вакытта кабат бер үк тырмаларга басмас өчен, үз гамәлләрегезне җентекләп анализларга тырышыгыз. Ә 2, 28 һәм 30 гыйнварда мөмкин кадәр сак булырга кирәк, чөнки бу көннәрдә имгәнү куркынычы булырга мөмкин.

АРЫСЛАН (ЛЕВ)

Финанс хәле тотрыклана, шуңа күрә иркенрәк сулыш алырга һәм экономия режимыннан чыгарга мөмкин. Гыйнварда кайбер кешеләр һәм үткәннәр белән хушлашырга кирәк икәнен күрсәткән вакыйгалар булачак. Якыннарың алдында көчле булып кыланып тору катгый рәвештә тыела.

Киңәш: 1, 7 гыйнвар көннәренә, шулай ук 13 гыйнвар, 24-25 гыйнвар һәм 29 гыйнварга игътибар итегез. Бу вакытта сез тулысынча ышанган эшләр белән кыенлыклар туарга мөмкин. Ә 5, 15-16 һәм 31 гыйнварга берни дә планлаштырмау яхшырак.

КЫЗ (ДЕВА)

Күптән кичектергән ниндидер адымны ясар вакыт җитте. Сезгә ниндидер мөһим карар кабул итү авыр булачак. Ләкин моны эшләргә кирәк, чөнки бу адымнан сезнең уңышка юлыгыз башлана. Гыйнвар аенда сәламәтлегегезне кайгыртырга кирәк: авырып китсәгез, дәвалауны шунда ук башлагыз.

Киңәш: 1-3, шулай ук 24 һәм 26 гыйнварга игътибар итегез. Бу көннәрдә сезнең эмоцияләрегез көчле була ала, бу конфликт китереп чыгарачак. Ә 23 һәм 29 гыйнвар көннәренә бөтенләй мөһим эшләрне планлаштырмагыз, бигрәк тә алар сезнең шәхси тормышыгызга кагылса.

ҮЛЧӘҮЛӘР (ВЕСЫ)

Барысы да тәртиптә булачак, шуңа күрә сез теләсә нинди идеяләрне тормышка ашыруга тотына аласыз: моңа көч һәм энергия җитәрлек. Уйланганны эшләгәндә сезнең шик-шөбһәләрегез һәм икеләнүегез бердәнбер каршылык булырга мөмкин, шуңа күрә, кыюрак булыгыз һәм интуициягезгә колак салыгыз. Бу айда сез романтик мөнәсәбәтләрдән ерак булачаксыз.

Киңәш: 11 һәм 14 гыйнвар, 16 һәм 23 гыйнвар көннәренә игътибар итегез. Мондый көннәрдә үз психологик халәтеңне контрольдә тоту бик мөһим. 1, 7, 17 һәм 28 гыйнвар көннәре сезнең өчен энергетик яктан уңышсыз.

ЧАЯН (СКОРПИОН)

Барлык проблемалар — үзегезнең тотрыксыз эмоциональлегегез нәтиҗәсе. Үзгәрешләргә эчке яктан әзер булу мөһим, һәм аларның уңай нәтиҗә алачагын истә тотарга кирәк. Бу айда Чаяннарның үз-үзен тотышы туклану режимына бәйле булачак, шуңа күрә Яңа ел бәйрәмнәрендә гадәти булмаган ашамлыклар һәм эчемлекләр белән артык мавыкмаска тырышыгыз. Гыйнварда зур финанс чыгымнарыннан һәм инвестицияләрдән ерагра торырга кирәк.

Киңәш: 2 һәм 10 гыйнвар, 14-15 гыйнвар, 18-19 гыйнвар һәм 22-23 гыйнвар көннәренә игътибар итегез. Бу көннәр сезнең өчен борчулы булачак, әмма барсы да үзегезне кулга алудан тора. Гыйнварда имин булмаган көннәр сезнең өчен 6 һәм 9 гыйнварда, шулай ук 30 һәм 31е булачак.

УКЧЫ (СТРЕЛЕЦ)

Бу ай — гаилә вакыты. Туганнарның киңәшләренә колак салу мөһим, проблемаларны бергәләп хәл итәргә кирәк. Һөнәри өлкәдә ашыгыч карарлар кабул итәргә ашыкмагыз, рациональ эшләргә тырышыгыз. Сезнең кәефегезне физик активлык, саф һавада булу яхшырта ала. Сәяхәтләр һәм яңа кешеләр белән танышу өчен яхшы вакыт.

Киңәш: 15, 20, 27 һәм 29 гыйнварга игътибар итегез. Мондый көннәрдә көтелмәгән вакыйгалар, планнарның өзелүе яки кискен алмашынуы мөмкин. Бу айда сезнең өчен 2, 16, 24 һәм 31е уңайсыз көннәр булачак, мөһим вакыйгаларны планлаштырмаска тырышыгыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ (КОЗЕРОГ)

Шәхси тормышта кардиналь үзгәрешләр ае булачак. Үткән хаталарны кылмаска тырышыгыз, конфликтлы хәлләрдән качыгыз һәм теләсә кайсы ситуациядә акыл белән эш итегез. Аның каравы, бу профессиональ өлкәдә менә дигән ай: җитәкчеләр мактарга мөмкин. Үзегезнең сәламәтлегегезгә игътибар итегез, бу вакыттан файдаланып, тикшеренүләр үтегез.

Киңәш: 1, 7 һәм 9-10 гыйнварга, шулай ук 12 һәм 19 гыйнварга игътибар итегез. Бу көннәрдә сез ничек эшләргә кирәклегенә шикләнеп, яхшы шансларны кулдан ычкындырырга мөмкинсез. 21 һәм 31 гыйнвар — сезнең өчен имин булмаган көннәр.

СУКОЯР (ВОДОЛЕЙ)

Гыйнвар уңайлы, рәхәт ай булачак, сез аны гаилә һәм якын кешеләр белән үткәрә аласыз. Үз алдыгызга глобаль максатлар куймагыз, игътибарыгызны кечкенә тормыш шатлыкларында туплагыз. Гыйнварда сәламәтлегегез тәртиптә булачак, ә киеренке эштән ял итү яхшырак. Кыска ял һәм сәяхәтләр, иске дуслар белән аралашу өчен бу бик яхшы вакыт.

Киңәш: 2, 3 һәм 9 гыйнварга, шулай ук 11 һәм 13-15 гыйнварга игътибар итегез. Мондый көннәрдә вакыйгалар шулкадәр тиз үзгәрәчәк ки, бу чор бик кызыклы һәм истә калырлык булса да, сез арыганлык тоячаксыз. Уңайсыз көннәр сезнең өчен 4 һәм 25 гыйнварда булачак, ниндидер мөһим әйберләр планлаштырмагыз.

БАЛЫК (РЫБЫ)

Хыяллар чынга ашу чоры башлана. Гыйнвар сезнең өчен бик уңайлы ай, өстәвенә, бу тормышның барлык өлкәләренә кагыла. Мәхәббәттә һәм шәхси тормышыгызда барысы да яхшы, ял көннәреннән файдаланып, якыннарыгыз белән күбрәк вакыт үткәрергә кирәк. Сәламәтлек белән проблемалар булмаячак, әмма күптән планлаштырган процедураларны башларга вакыт.

Киңәш: 1-3, 10-11 гыйнварда, 21-23 һәм 28-30 гыйнвар көннәренә игътибарлы булыгыз. Көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин, шул исәптән һөнәри өлкәдә дә.

Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/ianvar-aena-ioldyznama 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев