Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Июльдә бакчачы мәшәкатьләре

Июльне июньнең дәвамы итеп санарга мөмкин. Ни өчен дигәндә, күпчелек эшләр әле дәвам гына итә: мәсәлән, туфракны йомшарту, су сибү, ашлау һ.б.

                                 Июльнең төп мәшәкатьләре булып су сибү һәм үсемлекләрне ашлау тора дияргә мөмкин. Моның өчен кояшта җылынган суны иртәнге яки кичке сәгатьләрдә сибәргә киңәш ителә. Аннан соң туфракны йомшартырга онытмагыз.
Җәй уртасы – бакчаларыбызның иң гүзәл чорыдыр: бар утыртылган үсемлекләр күкрәп үсә, күпләре инде уңышын да өлгертә, гөлләр берсен-берсе уздырып чәчәк аталар. Ләкин, матурлыкларга-уңышларга сокланып кына торып булмый, июльдә бакча эшләренең бихисап икәнен онытмыйк.


Бакчада мөһим эшләр
                                 Әгәр дә җимеш агачларында тәүге корыган ботаклар күренә икән, аларны кисеп ташлагыз. Корыган ботакны яшел яфраклар арасыннан күреп алу җиңелрәк, шулай булгач, нигә әле көзне көтәргә?
Алмагач һәм грушаларны паршадан, чияне коккомикоздан коткару өчен эшкәртегез. Сливаны да игътибар белән карагыз: анда да корткычлар үрчергә генә тора.
                                 Уңыш бирүе тәмамланганнан соң туфракны эшкәртегез. Йомшартыгыз, куаклар төбенә яңа, шифалы туфрак өстәгез. Болар җиләк куаклары яңа яфраклар чыгарсын һәм кышка яхшы әзерлек белән керсен өчен мөһим. Тамырлары нык булган җиләк кенә кышны имин чыгачак.
                                 Әгәр алмагач һәм грушаларда уңыш зур булырга ошый икән, ботаклар сынмасын өчен терәүләрне хәзердән үк куегыз, аннан соң булуы мөмкин.
                                 Кура җиләген, бозылып өлгермәсен өчен, көн саен җыеп торалар.
                                 Кара карлыганны да, җиләкләре өлгерүгә карап, берничә тапкыр җыялар. Ул тиз коела торган җиләк, шуны онытмагыз. Әйткәндәй, кызыл һәм ак карлыган куакта озак вакыт тора, коелмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Татарстан Республикасы Актаныш хәбәрләре Республика яңалыклары 2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ"