Актаныш

Күпләр яратып куллана торган бетакаротин биоөстәмәсенең рак китереп чыгаруын ачыклаганнар

Хәзер барыбыз да диярлек организм өчен кирәкле минераллары һәм туклыклы матдәләре булган ризыклар белән “дөрес” тукланырга тырышабыз. Ризыктагы гына җитмәскә дә мөмкин, дип, төрле рекламаларга кызыгып, дару сәдәфе рәвешендәге биоөстәмәләрне дә үз итүчеләребез җитәрлек.

Әмма белгечләр раславынча, күбрәккә китсә, алар зыян да салырга мөмкин. Шундыйларның берсе – бета-каротин. Яшелчә һәм җиләк-җимешкә сары, кызгыл сары төс биреп, организмда А витаминына әйләнә ул, дип яза “Российская газета”.

Баксаң, биөстәмәдәге бета-каротин үпкәдә һәм ашказанында яман шеш пәйда булу куркынычын арттыра икән. Америка клиник онкология җәмгыяте кулланмасында басылып чыккан киң колачлы тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

АКШ Сәламәтлек саклау министрлыгы да бета-каротинлы өстәмәләр эчү буенча киңәшләр бастырып чыгарган. Киңәшләргә караганда, кеше үзенә кирәкле бета-каротинны дөрес туклану нигезендә алырга тиеш. Өстәмәләрне исә бик белеп кенә кулланырга кирәк. “Табиб киңәшеннән башка гына бета-каротинны тәүлегенә җиде миллиграммнан артыграк эчәргә ярамый. Ә инде тәмәке тартучылар һәм асбест йогынтысына дучар булучыларга өстәмәдән бөтенләй баш тарту хәерле”, – дип искәртелгән анда.
Бета-каротин шпинатта, кишер, кызыл төстәге татлы борыч, манго, папайя һәм абрикоста күп.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: