Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

МОГҖИЗАЛЫ ТАБЫН:Катлама пешерү серләренә төшенәбез

Райондашыбыз - Гөлчәчәк Мусина катлама әзерләргә өйрәтә. Ял көннәрендә якыннарыбызга пешерик әле!

Камыр өчен кирәк:
0.5 стакан сөт;
2 йомырка;
5 олы кашык сыек май;
0.5 чәй кашыгы тоз.

                               Камырны басырга. Соңнан 20 минут ял иттерергә. Токмач камыры кебек калынлыкта җәяргә. 
Фаршка тоз, борыч салырга, йомшак булып җиңел җәелсен өчен сөт яки шулпа салып болгатырга.

                               Камыр өстенә тигез итеп фаршны ягарга. Фарш өстенә кишер белән суган кыздырып салырга да, рулет итеп төрергә. Рулетның шулпасы агып чыкмасын өчен баш-башларын чеметеп куябыз.
Катламаны мантый савытында, парда 40-50 минут пешерергә. 
                               Әзер катламаны  майлап табынга чыгарырга.
Табыннарыбыз мул һәм чын-чыннан могҗизалы, ашларыбыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Могҗизалы табын Аш-су серләре Киңәш итеп Аш-су Уңган хуҗабикә