Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

МОГҖИЗАЛЫ ТАБЫН:”Усы чәк-чәге очлы була!”

Тиздән Халыкара хатын-кызлар, нәфислек һәм матурлык өлгесе булган бәйрәм якынлаша. Безнең иҗади төркем Уразай якларында туып-үскән, бүгенге көнне Усы җирлегендә гаиләсе белән игелекле гомер иткән Наилә апа Гариповада булып, чәк-чәк пешерү серләренә төшенде.

         Әлеге затлы ризык яшьләрнең гаилә тормышын баллы‑татлы итсен, диеп, никах һәм туй мәҗлесләренә, табыннарга еш чыга, өстәл түрләреннән лаеклы урын ала. Аны төрле якта төрлечә әзерлиләр, һәр хуҗабикәнең үзенә генә хас серләре бар. Кайдадыр ул вак кына, кайдадыр түгәрәк, шакмак формасында да очрый. Ә менә Наилә апаның чәк-чәге авызда эреп китә торган, усыларча очлы башлы. Шуның өчен дә без, Гариповлар гаиләсе чакыру белән бирегә юл тоттык.

 

        Үзәк урамда урнашкан мәһабәт йорт-куралары әллә кайдан ук балкып тора, ихаталар төзек. Күренеп тора, монда–Усы уңганнары Наилә һәм Фазылҗан Гариповларның тату һәм күркәм гаиләләре яши. Бу йорт нигез ташы, гаилә башлыгы Фазылҗан Фарс улының туган ихатасына салынган. Гаилә союзларына да шактый еллар үтеп киткән, әмма сыналган мәхәббәт тойгылары, бәхетләре һич саекмый. 


Наилә апа чәк-чәк пешерүгә үзенең апасыннан өйрәнгән, кайнанасы Кәшифә әби дә кайчандыр чәк-чәк пешерү остасы булган. Әлеге вакытта мәрхүм инде.

 
        Бу татлы милли ашны пешерүнең үз нечкәлекләре бар. 
  Камыр өчен:
 1. Йомырка – 10 данә (туңдырып эретелгән);

 2. Он – 0,5 кг;

 3.Сода ¬– 2 г.

Реклама

  Сироп ясауга:
1. Бал – 0,5 литр;

2. Шикәр комы – 0,8 кг;

3. Су – яки сөт – ярты йомры;
         Пешергәндә – көнбагыш маена+сары май да салына.


         Туглыйбыз. Он кушабыз! Тәгәрәтәбез! Кисәбез! Майга салабыз! Сөзәбез! Балландырабыз! Тезәбез! Онның югары сортлы, көнбагыш маеның яхшы сыйфатлы булуына игътибар итегез. 

         Үрнәкледән үрнәк алына
         Наилә апага еш кына бәйрәм чараларына да пешерергә туры килә. Конкурсларда да катнашып урыннар алган. Райондашлары һәм авылдашлары алдында абруе олуг, күпләр аш-су осталыгын өйрәтүне, тәҗрибә уртаклашуны дә сорап мөрәҗәгать итәләр.


Фазылҗан абый да аш-су бүлмәсен пешеренү вакытында читләп узмый, ә сөеклесенә һәрчак ярдәм итә. Хәтта чәк-чәкне дә бергә пешерәләр. 
Матур гаиләдә өч ул үсеп буй җитә. Фәдис, Рәдис, Вәдис – әти-әниләренә охшап, бик тырышлар, һәр эштә җитезләр. Фәдис мөстәкыйльлеккә чыгып, тормыш юлдашы Эльвира белән уллары Фирдәвисне тәрбиялиләр. Эшмәкәрлек белән көн күрәләр, Яр Чаллы якларында төпләнгәннәр. Уртанчы уллары Рәдис–Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры артисты, шоумен, “Инстаграм” социаль челтәрендә танылу яулаган блогер, «Кишермэн» псевдонимлы, татарча дискотекалар оештыруы белән дә яшьләр арасында билгеле. Кечеләре Вәдис – 9нчы сыйныфта белем ала.
            Уңган хуҗабикә, тугры тормыш иптәше, балалары өчен җан атып торучан әни һәм дәү әни Наилә Фатыйх кызына сокланмыйча мөмкин түгел! Наилә апа хәтта Президент Владимир Путинның сыйныф җитәкчесенә дә махсус чәк-чәк пешергән. Кыскасы, Актаныш районының Усы авылында әзерләнгән, татар халкының милли йөзе булган әлеге ризык бөтен дөньяны гизгән.  Авыл җирлегендә Наилә апа белән Фазылҗан абый–авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куеп, мөхтәрәмлек казанулары да – һәр көнне гүзәл рухлы бәйрәмгә әверелдереп, күңелле итеп яшәүләре!
       Юлай Низаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев