Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Рамазан аенда дога кылу үрнәге

Йәә Рабии ! Йәә Аллааһ! Йәә Раббии! Йәә Рахмәән! Йәә Хәййү йәә Каййүүм! Йәә Зәл-Җәләәли вәль-икрам!

Әллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.

Йәә Рабии ! Йәә Аллааһ! Йәә Раббии! Йәә Рахмәән! Йәә Хәййү йәә Каййүүм! Йәә Зәл-Җәләәли вәль-икрам! Ләә иләәһә илләә әнтә сүбхәәнәкә, инни күнтү минәззаалимиин.

Әй, Кодрәтле Раббым Аллаһу Тәгалә! Синең барлыгыңа һәм берлегеңә иман китердем. Синнән башка табыныр зат юк. Миллионлаган галәмнәрне юктан бар кылып, тәрбия кылучы Раббым! Синең Ризалыгың өчен генә рамазан аенда ураза тотам. Тоткан уразаларымны кабул ит. Үземә, тормыш иптәшемә, балаларыма, кыямәткә кадәр булачак нәселемә тулы иман бир, иманда яшәп, Үзең кушканнарны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып, Коръән һәм сөннәт буенча яшәргә ярдәмнәреңне бир. Тапкан малыбызга бәрәкәт, гаиләдә, туганнар, балалар арасына мәхәббәт бердәмлек бир. Бөтен мөселманнар гаиләсенә бердәмлек, ныклык бир! Халкыбызда иманда, исламда күркәм әхлакта тәрбияләнергә, балаларыбызга динебезне өйрәтергә ярдәмнәреңне бир.

Илебез халкына иман, ислам, ихсан бир. Ватаныбызга тынычлык, иминлек бир. Бөтен дөньяда халыклар арасына татулык сал. Илебез халкына бәрәкәтле тормышка ишекләреңне ач.

Әй Мәрхәмәтле Раббым! Җир шарындагы бөтен мөселманнарның тоткан уразаларын, укыган намазларын кабул ит. Бөтен дөньяда Исламның дәрәҗәсен күтәр.

Әй, бөеклек һәм шәфкать иясе булган Раббым! Барча мөселманнарның догаларын кабул ит, өммәтебезне алга алып бар, мөселманнар арасында мәхәббәт һәм ихтирам хисләрен арттыр. Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләм өммәтенә ихласлык һәм тәкъвалык ишекләрен ач! Әәмин.

Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин.

Әллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.

      Чыганак:Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Дин Әхлак Татарстан Республикасы Рамазан