«Әниемә» җыры ничек иҗат ителгән?
Татар, казах, башкорт һәм башка төрки халыкларда киң танылган җырның тарихы ямансу...
Газизләрдән-кадерле, гүзәлләрдән-гүзәл әниләр турындагы җырлар арасында иң киң таралганнарының берсе – "Әниемә" җыры. Җырның тарихын күпләр белми, аны татар яки башкорт җыры дип уйлыйлар. Ә чынбарлыкта исә җырны казахлар иҗат иткән. Чын исеме – "Ана турында җыр". Сүзләрен Гафу Каербеков, музыкасын Шәмси Калдаяков язган. Узган гасырның 50-нче елларында язылган җыр бик тиз арада Советлар Союзында, аеруча төрки халыклар арасында тарала. Ул хәтта рус теленә дә тәрҗемә ителгән.
Композитор Шәмси Калдаяков тимерче гаиләсендә туып үсә, әмма ул музыка да, шигырьләр дә язган. Калдаяков тракторчы, зоотехник булып эшли, аннан соң Ташкент музыка училищесына укырга керә. Үкенечле шунысы, популяр авторны исән чагында Композиторлар союзына кабул итмиләр.
Әнисе вафат булганнан соң ул бу җырның көен иҗат итә, әмма сүзләрен яза алмый, шуңа күрә шагыйрьләргә эндәшә. Аңа шушындый ук кайгы кичергән шагыйрь Гафу Каербековка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр. Билгеле җыр менә шушылай туа да инде.
Төрки халыкларда иң тәүгеләрдән булып "Әниемә" җырының татарчага тәрҗемә ителгән вариантын Татарстанның халык җырчысы Флүрә Сөләйманова башкара.
Бу җыр башкорт телендә Хәсән Усманов, Радмир Туйчинның да репертуарында урын алган.
Матур эчтәлекле клипта билгеле җырны Кайрат Нуртас, Төргәкле Тореали, Сәкен Майгазиев башкара. Анда шулай ук базарда, метрода эшләүчеләр, очраклы кешеләр, пассажирлар төшкән.
Бу матур җыр бүген – Әниләр көнендә барлык әниләргә бүләк булып яңгырасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев