Юбилеегыз белән: Райондашыбыз Флүнә Галиевага 90 яшь!
Буазкүл авылында туып-үскән Флүнә Галиеваның бүген, 10 февральдә 90 яшьлек юбилее. Хәзерге вакытта Флүнә Әхнәф кызы кызы һәм кияве кайгыртуында, аларның гаиләсе белән Актаныш авылында яши.
Юбилярга күңелле сюрприз ясап, Флүнә Әхнәфовна янына Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова килде, сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләп, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын җиткерде. Дилбәр Миркасыйм кызы шулай ук Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның җылы тәбрик сүзләрен һәм күчтәнәчләрен тапшырды.
Юбилеегыз котлы булсын, хөрмәтле Флүнә Әхнәф кызы! Сезнең тормыш юлыгыз барыбыз өчен дә зирәклек һәм ныклык үрнәге ул.
Гомер буе армый-талмый
Илгә хезмәт иттегез.
Язмыш сынауларын кичеп,
Тормыш юлын үттегез.
Тау кадәр тырышлык куеп
Мендегез биек үргә.
Шул хезмәтнең нәтиҗәсе
Урыныгыз бүген түрдә.
Әнә ничек олылыйлар,
Хөрмәтли сезне Ватан.
Шул хөрмәтнең иң олысы
Очсын без торган яктан.
Хөрмәте олы булса да,
Бик гади теләгебез:
Тыныч тормыш, озын гомер,
Дип типсен йөрәгегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев