10 февраль 2025 яңалыклары
-
2025нче елда Рамазан өчен фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәрен билгеләнде
2025нче елның 28нче февралендә, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме буенча карарлар кабул ителде.
-
Әлмәткә Бурак Озчивит килде
Дөньякүләм танылган төрек артисты Бурак Озчивит кичә, 9 февральдә, Әлмәткә килде.
-
Социаль һәм агарту бүлегендә яңа җитәкче
Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлегенә яңа җитәкче - Исламова Наилә Флорид кызы билгеләнде.
-
Казандагы «Вкусно - и точка» бинасында билгесез матдә белән агуланган ике укучы кызны тапканнар
Казандагы «Вкусно - и точка» бинасында билгесез матдә белән агуланган ике укучы кызны тапканнар. Аларны бәдрәф кабинкаларының берсенең идәнендә ашханәгә килгән бер хатын-кыз күреп ала.
-
Кировлылар махсус хәрби операциядәге якташларыбызга коры ашлар өчен токмач кисә
Киров авыл мәдәният йорты бу көннәрдә гөрләп торды. Авылда яшәүче хатын-кызлар күмәкләшеп килеп махсус хәрби операциядәге якташларыбызга коры ашлар ясау өчен өй токмачлары җәеп кистеләр. Бергәләп тотынгач, әллә никадәр сый әзерләнде. Гүзәлия Измайлова исә өмәгә бер чиләк әзер токмач белән килгән.
-
Юбилеегыз белән: Райондашыбыз Флүнә Галиевага 90 яшь!
Буазкүл авылында туып-үскән Флүнә Галиеваның бүген, 10 февральдә 90 яшьлек юбилее. Хәзерге вакытта Флүнә Әхнәф кызы кызы һәм кияве кайгыртуында, аларның гаиләсе белән Актаныш авылында яши.
-
Казандагы бер фатирда 4 студентның үле гәүдәсе табылган
Казанда Гарифьянов урамындагы бер йорт фатирында япь-яшь 4 егетнең үле гәүдәсе табылган.
-
«Культура» телеканалы Каюм Насыйри турында документаль фильм күрсәтәчәк
14 февральдә «Культура» телеканалында «Соединяющий миры» документаль фильмы күрсәтеләчәк. Ул мәгърифәтче-галим Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана. Фильм энциклопедист-галимнең тормыш тарихын тәкъдим итә.
-
Актаныш үзәк хастаханәсенә урап керегез
Актаныш район үзәк хастаханәсенә кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше башлану сәбәпле төп керү капкалары ябылды.
-
Икенче тапкырында эләккән: Әлмәт шәһәренең бер җитәкчесен Санкт-Петербургта тоткарлаганнар
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Әлмәттәге Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең элеккеге башлыгы урынбасары Илнар Хөсниевне Санкт-Петербургта тоткарлаганнар.
-
Актаныштагы «Ел хатын- кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы-2025» зона бәйгесеннән фотолар
Актанышта республикакүләм «Ел хатын- кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы-2025» зона бәйгесе булды. Әлеге конкурста Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Мамадыш, Әгерҗе, Минзәлә, Менделевск районы конкурсантлары көчләрен сынады.
-
Камыр көпшәкләндергечне үзебез ясыйбыз!
Өйдәгеләрне сыйларга уйладым да, разрыхлитель- көпшәкләндергеч кирәк булып чыкты.
-
Шагыйрь һәм музыка: Иске Байсар мәктәбе укучылары- фестиваль җиңүчеләре
Февраль - патриотик айлык. Шуңа мисал буларак, Казанда герой- шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Шагыйрь һәм музыка» IV халыкара музыка-шигърият фестивале оештырылды. Фестивальдә Иске Байсар мәктәбе укучылары катнашып, җиңүгә ирештеләр һәм сәләтле балаларыбыз фестивальнең Гала-концертында чыгыш ясаячаклар.
-
Бүген Актанышта томан, юлларда бозлавык, сак булуыгыз сорала
Актанышта дүшәмбе тотрыклы рәвештә көн дәвамында 7-10 градус салкын булачак. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 2 м/с тан артмый дип фаразлый синоптиклар. Явым-төшем көтелми. Томан, юлларда бозлавык, сак булуыгыз сорала.