Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта - Чаңгы юлы – 2016

Нәниләрдән өлкәннәргә кадәр 14 февраль көнне Актанышта узган "Рәсәй чаңгы юллары 2016" ярышларында 1613 кеше узышты. Иң яшь катнашучылар дип "Тылсым" балалар бакчасыннан 3 яшьлек Алия Мирзашәрипова һәм "Каенкай" балалар бакчасыннан 2 яшь ярымлык Илфат Галиуллин табылды. Иң өлкән катнашучы исә 77 яшьлек Равил Солтанов булды. "Рәсәй чаңгы юллары" илебездә...

Нәниләрдән өлкәннәргә кадәр
14 февраль көнне Актанышта узган "Рәсәй чаңгы юллары 2016" ярышларында 1613 кеше узышты. Иң яшь катнашучылар дип "Тылсым" балалар бакчасыннан 3 яшьлек Алия Мирзашәрипова һәм "Каенкай" балалар бакчасыннан 2 яшь ярымлык Илфат Галиуллин табылды. Иң өлкән катнашучы исә 77 яшьлек Равил Солтанов булды.
"Рәсәй чаңгы юллары" илебездә 1982 елдан бирле уздырыла. Анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара.
"Кайчандыр мондый "Чаңгы юллары" ярышларын иске Иделгә төшеп, боз өстендә 10-15 кеше катнашында гына уздыра идек, бүген, күрәсез, күпме кеше килгән. Нәни сабыйлардан алып, 70нең аръягындагы өлкән абыйларга кадәр бар. Бик күп районнарда йөрим, хәзер чагыштыру өчен мөмкинлегем бар: безнең райондагы кебек чаңгы базасы башка бер районда да юк", - дип сөйләде чаңгы бәйрәмендә катнашырга махсус кайткан якташыбыз, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. 2013 елда бу ярышта 355 райондашыбыз көч сынашкан булса, 2014 елда инде андыйлар саны 1200гә җиткән. Быел исә,
әйткәнемчә, 1613 кеше чаңгыга басты.
Иң беренче ярыш - балалар бакчалары нәниләре узышы чараның иң күңелле мизгелләре дә булгандыр, мөгаен. Балалар, балалары артыннан кайсын артыннан этеп, кайсын егылудан саклап, әти-әниләре чаба. Бөтенесе буталган, барысы да көлә, елмая. Бу сабыйлар 250 метрга узыштылар. Ә башлангыч сыйныфтан башлап инде 1,5 чакрым - чаңгы трассасы буенча бер әйләнә ясап узышасы иде.
Җиңү җиңел бирелми
I-IV сыйныф малайларын ярыштырганда көтелмәгән чатаклыклар да чыкты. Трибунадан рөхсәт бирелүгә, яннарында старт бирергә әзерләнеп торучы укытучы абыйларының "кузгалдык" диюен көтеп тормастан, малайларның бер өлеше алга ыргылды. "Туктагыз, башламадык бит әле", - дигән сүзләрне колакларына да элмәстән, алга чабуларын дәвам иттеләр.
Ә ярышка тезелгәннәрнең яртысы, каршыларына баскан остазга карап, нишләргә белми аптырап калды. Алдан ашыкканнарны кире борып булмасын аңлагач, аларны да җибәрделәр. Әмма вакыт үткән, алдан киткәннәр инде әллә кая барып җиткән иде. Чаңгы спорты белән яратып шөгыльләнүче, бу ярышта җиңәм, дип алдан өметләнеп, әзерләнеп килгәннәр өчен аеруча авыр булды бу казус.
Иң соңгылардан булып кузгалса да, бөтен көчен салып, урман чыкканда инде барысын куып җитеп үтеп баручы Ильяс Харрасовның таудан менеп җитүгә хәле авырайды. Аны ярдәмгә ашыккан әнисе тәртипкә китерде. "Финишка барып торма инде, улым", - дисә дә, жәлт-жәлт адымнар белән алга ыргылган малайга карап, күңелдә кызгану катыш соклану хисләре кузгалды.
Ә V-VIII сыйныф егетләре ярышында әле гыйнвар ахырында гына Актанышта узган республика укучылар спартакиадасы зона ярышларында җиңүче булып танылган VI сыйныф укучысы Илшат Шакиров үзеннән зуррак егетләрдән бик-бик азга гына калышып, финишка керде. "Иих!" - дип, ачуыннан сузылып ятып, туң җирне кочаклады...
Мондый максатчан, үҗәт егетләрдән киләчәктә, һичшиксез, көчле спортчылар чыгар!
VIPлар бәйгесе
Җитәкчеләр ярышы да гаять күңелле үтте. Старттан дәррәү кузгалып киткән чаңгычыларның, финишка җиткәндә, бер-берләреннән аралары ерагайган иде. Иң җитезе - якташыбыз, Көньяк-Көнчыгыш сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов булып чыкты. Финишка җитәрәк, ул артыннан бастырып ук килүче әтисен - район чаңгы федерациясе рәисе Фәрит Салиховны көтеп алды, җиңү капкасыннан алар кулларын бер-берсенең иңнәренә салган хәлдә бергә керделәр. Өченче булып финишка мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, аннан соң улы - район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, бишенче булып исә район башлыгы Фаил Камаев килделәр. Хатын-кызлар арасында беренче булып Сәрия ханым Фәттахова, икенче булып район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева һәм өченче булып үзәкләштерелгән бухгалтериянең мәдәният учреждениеләре буенча баш хисапчысы Алсу Вәлиева килде.
"Рәсәй чаңгы юллары" ул - нәтиҗәләргә караганда, катнашу рәхәтлеге бирүче чара. Спорт ярышы булудан бигрәк, аралашу, үзеңне күрсәтү, башкаларга карап фикер йөртү, һәм, әлбәттә, тәннәрне язып, чаңгыда җилләр белән узышу.
Актаныш районы чаңгы федерациясе рәисе Фәрит Салихов: "Башка еллардан аермалы буларак, быел бу спорт бәйрәме "БлагоДарение" хәйрия фонды призлары белән уза. Ярышларда катнашучылар, җиңүчеләргә Казаннан 54 бүләк кайтты. Ярышта бүләкләр дә булырга тиеш. Улым Иреккә дә әйттем, башка катнашучыларга да теләгем шул: 60 яшен тутырганда да шулай чаңгыда узыша, ярыша алсын һәркем!"
Беренче урын яулаучылар: Камилла Закирова, Илмар Харрасов; Лиана Латыйпова, Самат Камалов; Таңсылу Таҗиева, Наил Ялалов; Ирина Муллаянова, Камил Могътазиров; Ләйсән Зиннурова, Равил Хаҗиев; Рузилә Гарипова, Ирек Мөхәммәтов; Фирдәвес Сөнгатуллина, Марсель Салихов; Солтанова, Илфат Иманаев, Ирек Салихов, Сәрия Фәттахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев